21 февраля 2025 13:23
ДУСЛЫК КҮПЕРЕ
Безнең яңа дусларыбыз – Казан шәһәре Киров районының 252 нче катнаш төрдәге балалар бакчасыннан ялкынлы, кайнар сәлам!
Салават күпере килсә,
Шундый күңелле була.
Бакчабызда нур балкыта
«СалаваТик»лардагы дуга.
Күктәге салават купере кебек
Ул журнал да куңелле.
Гел карыйсы килеп тора
Һәр саны да кадерле.
Анда ниләр генә юк:
Биремнәр, әкиятләр,
Матур шигырь-хикәятләр,
Кызыклы уеннар һәм мәзәкләр.
Бергә булыйк, бердәм булыйк,
Яшик дус-тату булып.
Торсын шулай һәрвакытта
Тормышыбызга ямь биреп.