Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
08 декабря 2023 14:42

Укучыларыбыз яза

Исәнмесез, хөрмәтле «Салават күпере» журналы! Мин, Садыков Гаяз, Татарстан республикасының иң матур төбәкләренең берсе булган, татар халык җырчысы Илһам Шакировның туган авылы - Яңа Бүләк авылы урта мәктәбенең 6 нчы сыйныфында белем алам. Мин Сезне бик яратып укыйм. Бүген мин сезгә үземнең әти- әниемә багышланган шигыремне җибәрәм.

Тигез булсын әти-әни,

Алар миңа бик кирәк.

Әти- әни җылысын

Тели бит һәрчак йөрәк.

 

Дөнья матур, дөнья киң

Матур яшәп узарга.

Әти- әни һәрчак әзер

Ярдәм кулы сузарга.

 

Әти-әни сөендереп,

Яхшы булу теләгем.

Яшәү өчен гыйлем кирәк-

Белем бирә мәктәбем.

 

Бәйрәм якынлашып килә

Нинди бүләк бирергә.

Минем алган бишлеләрем

Ул бит бүләгем сезгә.

 

Иң якты теләкләр белән

Алга таба чабам мин.

Ләкин исемем үзгәрми-

Гаяз булып калам мин.

 

 

Гаяз Садыков, Тукай районы, Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы.

Галерея