Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
29 августа 2019 07:12

«Абыем бар минем»

Минем Тимур абыемны Юктыр бит күргәнегез? Спорт мастеры ул безнең, Аңардан өйрәнегез. Тимераякларын кия, Кайтып та керми кышын. Ул капкачы – хоккей уйный, Таң кала бөтен кеше. Җәен футбол, волейболда Туп куып үтә киче. Аннан тренажерный залда - Каян җитәдер көче? Сигезенче сыйныфны ул Гел бишлегә бетерә. Әниемә дә булыша...

Минем Тимур абыемны

Юктыр бит күргәнегез?

Спорт мастеры ул безнең,

Аңардан өйрәнегез.

Тимераякларын кия,

Кайтып та керми кышын.

Ул капкачы – хоккей уйный,

Таң кала бөтен кеше.

Җәен футбол, волейболда

Туп куып үтә киче.

Аннан тренажерный залда -

Каян җитәдер көче?

Сигезенче сыйныфны ул

Гел бишлегә бетерә.

Әниемә дә булыша -

Чишмәдән су китерә.

Маллар карый, йортны җыя,

Абыемның күп эше.

Сорамагыз, армый ул,

Чөнки ул егет кеше!

Фото: pixabay.com

М.Әхмәтшина