«Мин кунаклар яратам»
Максат: Балаларны халкыбызның кунакчыллык, тыйнаклык, дуслык кебек күркәм сыйфатлары белән таныштыру. Татар халкының милли ризыкларына кызыксыну уяту; балаларның иҗади сәнгатен үстерү (чәкчәк,бәлеш, өчпочмак). Татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү; табын әдәбен, үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен, кунакчыллык, чисталык, пакълык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү. Пластилин белән әвәләп ясауга кызыксыну уяту, уен аша пластилиннан...
Максат: Балаларны халкыбызның кунакчыллык, тыйнаклык, дуслык кебек күркәм сыйфатлары белән таныштыру. Татар халкының милли ризыкларына кызыксыну уяту; балаларның иҗади сәнгатен үстерү (чәкчәк,бәлеш, өчпочмак). Татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү; табын әдәбен, үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен, кунакчыллык, чисталык, пакълык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү. Пластилин белән әвәләп ясауга кызыксыну уяту, уен аша пластилиннан чәк-чәк ясау.
Сүзлек эше: кунакчыл, бәлеш, чәк-чәк, өчпочмак.
Җиһазлау: Милли ризык муляжлары, савыт саба, эскәтер, самавыр, пластилин, әвәләү өчен такталар, кульяулык.
Матур әдәбият:
Ш. Галиев. «Кунаклар»/ Балачак аланы -203 бит.
Э.Мөэминова. «Чакыру». Сценарийны түбәндәрәк укыгыз:
Тәрбияче: Бүген без татар халкының күркәм сыйфатлары − кунакчыллык, тыйнаклык, дуслык турында сөйләшербез.
Безнең халык кунакчыл;
«Якты-чырай,такта чәй»-дип
Каршы ала кунакны.
Ата-баба гадәтләрен
Без дә дәвам итәбез,
Безгә кунакка килегез −
Чын куңелдән көтәбез.
− Әйтегез әле, кешеләр ни өчен бер-берсенә кунакка йөриләр? (балалар җавабы)
− Ни өчен кунак килгәнне яратабыз? (балалар җавабы)
− Кунакны каршы алырга ничек әзерләнәбез? (балалар җавабы)
− Кунакны нинди сүзләр белән каршы алабыз? (балалар җавабы)
− Кунакның күңелен ничек итеп ачалар? (балалар җавабы)
Тәрбияче: Без әби-бабаларыбызның бик кунакчыл булуын, кунак киләсе булса, мул итеп ризык пешерүләрен дә беләбез. Килгән кунакны кыстый-кыстый сыйлыйбыз. Әйтегез әле, балалар, безнең татар халкы кунакны нинди ризыклар белән сыйлый? (балалар җавабы)
− Ничек итеп сыйлый? (балалар җавабы)
Тәрбияче: Әйе, балалар, кунакчыл булу турында халкыбыз бик мәгънәле сүзләр дә әйткән.
− Коры табынга кунак утыртмыйлар.
− Кунаклы йорт − хөрмәтле йорт ул, балалар.
Тәрбияче: Балалар үзебезнең тәрбияле балалар булуыбызны, табын янында әдәп кагыйдәләрен белүебезне әйтеп үтик әле. (балалар җавабы)
Әйе, сез бик тәрбияле балалар икәнсез. Бик сөендем, ә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны тикшереп карыйм әле:
«Дөресен әйт!» уены.
Йомырка белән онны
Бутап камыр басканнар
Бәрәңге, ит, тоз салып
Почмаклар ясаганнар. (Өчпочмак)
Вак-вак кына итеп кисеп,
Өяләр аны таудай
Чак-чак кына алып, өзеп,
Аша дустым, син шулай. (Чәкчәк)
Чыҗ иттереп саласың,
Бик тиз генә аласың.
Балга манып кабасың,
Ул нәрсә? (Коймак)
Тәрбияче: Уен «Нәрсәгә охшаган?» (өчпочмак, бәлеш, чәкчәк нинди формада булуын ачыклау).
Ә хәзер, балалар, мин сезгә кунаклар килгәч уйнала торган бер уен өйрәтим әле. Басыгыз әле түгәрәккә! Бу уен «Кулъяулык» уены дип атала. (Балалар түгәрәккә басалар, бию көенә кулъяулыкны бер-берсенә бирәләр, көй туктаганда кулъяулык кемдә кала, шул бала кунаклар килгәндә әйтелә торган бер сүз әйтә).
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле татар халкының иң дәрәҗәле ризыгы булган чәкчәк ясау серләрен өйрәник.
Чәкчәк − һәрбер өйнең түрендә. Аның белән мәртәбәле кунакларны каршы алалар.(Балалар алдан әзерләнгән өстәл янына киләләр. Алъяпкыч ябалар, яулык бәйлиләр. Тәрбияче балаларның чәкчәк ясаганнарын карап йөри, ярдәм итә, мактый).
Тәрбияче: Менә балалар, булдырдыгыз, безнең чәк-чәк әзер.
Безнең халык борынгыдан кунакчыл һәм юмарт булган. Бу чәкчәгебез дә килгән кунакларыбызга күчтәнәч булсын. Рәхим итеп алыгыз .
Гүзәлия Гаптелхак кызы Җамалиева, Теләче районы Теләче авылы 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасы тәрбиячесе.