Тәмле телле малай
Нәсим көн саен иртә уяна. Шулай гадәтләнгән. Бүген дә, уянуга, урыныннан җәһәт кенә сикереп торды. Борынына шундук тәмле ис килеп керде. «Әби коймак пешерә», дип уйлады ул. Һәм ялгышмады. Нәсим әбисе янына килде. – Хәерле иртә, әбием! – Һәй, күрми дә торам, дәү улым уянган икән! – диде әбисе. –...
Нәсим көн саен иртә уяна. Шулай гадәтләнгән. Бүген дә, уянуга, урыныннан җәһәт кенә сикереп торды. Борынына шундук тәмле ис килеп керде. «Әби коймак пешерә», дип уйлады ул. Һәм ялгышмады. Нәсим әбисе янына килде.
– Хәерле иртә, әбием!
– Һәй, күрми дә торам, дәү улым уянган икән! – диде әбисе. – Хәерле иртә, улым, хәерле иртә!
– Коймакны тәмле пешерәсең дә инде, әбием. Авызымнан сулар килә – ашамыйча чүт түзеп торам!
– Хәзер ашарсың, балам. Битләреңне, кулларыңны юып кил башта, яме. Әтиең белән әниең, коймактан авыз итеп, эшләренә киттеләр инде.
– Әбием, сине безнең авылдагы әбиләрнең иң әйбәте! – диде Нәсим һәм өлкәннәрдән ишеткәнен матур гына итеп өстәде: – Ходай сине саулыктан аермасын!
– Рәхмәт, балам, – диде әбисе. – Сиңа да Ходай һәрчак мәрхәмәтле булсын!
– Әбием, ничек соң, бүген төнлә әйбәт йокладыңмы? Ямьсез төшләр кереп интектермәдеме?
– Сабый бала кебек йокладым, улым. Гел тәмле төшләр генә керде, – диде әбисе.
Нәсим битләрен, кулларын юып килде дә өстәл янына утырды. Күзләрен әле табадагы коймакларга, әле тәлинкәдәгеләргә төшереп алды да:
– Әбием, мин сиңа сокланам. Искиткеч коймак та, бәлеш тә, өчпочмак та пешерәсең. Барыбызга да җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлисең. Маладис син, әбием!
– Бигрәкләр дә тәмле телле инде син, балам. Кемгә охшагансыңдыр?
– Мин сиңа охшаганмын, әбием!
Бераздан әби белән онык, бер-берсенә тәмле сүзләр генә әйтешә-әйтешә, коймак ашарга, чәй эчәргә кереште.
pixabay.com
Зиннур Хөснияр