Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 сентября 2019 13:45

Җанлы яшелчәләр

Сценарие (Талгын гына музыка ишетелә. Яшелчә булып киенгән, яки яшелчә рәсемнәре тоткан балалар зал уртасына кереп төрлесе төрле җиргә чүгәлиләр. Бер алмагач кына читтәрәк басып кала. Бер бала чыга, башлап сөйли һәм алмагач янына чүгәли.) Бала: Бакчадагы мул байлыкка, Хозурланыр чак җитте. Җанлы яшелчәләр күреп, Ис-акылларым китте. Берсеннән-берсе уздырып, Гөр...

Сценарие

(Талгын гына музыка ишетелә. Яшелчә булып киенгән, яки яшелчә рәсемнәре тоткан балалар зал уртасына кереп төрлесе төрле җиргә чүгәлиләр. Бер алмагач кына читтәрәк басып кала. Бер бала чыга, башлап сөйли һәм алмагач янына чүгәли.)

Бала:

Бакчадагы мул байлыкка,

Хозурланыр чак җитте.

Җанлы яшелчәләр күреп,

Ис-акылларым китте.

Берсеннән-берсе уздырып,

Гөр килеп сөйләшәләр.

Мактаналар, шатланалар,

Үзара көлешәләр.

Җәлт кенә кереп постым да,

Алмагач ышыгына.

Тыңлап карыйм дип үзләрен

Урнаштым яхшы гына.

(Музыка тына. Яшелчәләр берәм-берәм баса баралар һәм сөйли баралар.)

Кәбестә:

Су яратам, шуңа сусыл,

Тәмле булып үсәм мин.

Кырык катлы тун кисәм дә,

Һич кенә дә тирләмим.

Яфрагым белән дәвалыйм,

Сызланып киткәннәрне.

Тәмле аш-су белән сыйлыйм,

Мине үз иткәннәрне.

Алма:

Яшелчәләрнең үскәнен

Өстән күзләп торам мин.

Алмагачның ботагында,

Аллы-гөлле янам мин.

Бер битем ал, берсе кызыл,

Балланам сары көздә.

Өлгерүгә җыймасагыз,

Коелам өстегезгә.

Помидор:

Минем исемем помидор,

Сары һәм кызыл үзем,

Яшелчә дускайларыма,

Бар минем әйтер сүзем.

Барыгыз белән дә тату,

Бакчада утырам мин.

Өйгә кергәч сезнең белән,

Салатка кушылам мин.

Карбыз:

Мактандыгыз инде сез дә,

Бер туктамый өздереп.

Бер-берегезне уздырасыз,

Үтерәсез көлдереп.

Сер итеп кенә әйтәм мин,

Һич мактанмыйм күрегез!

Иң тәмлесе, иң баллысы,

Карбыз була, белегез!

Кыяр:

Көн дә су сипкәннәр өчен,

Бик тәмле кыяр үзем.

Су сипмәгән ялкауларга,

Әремле була йөзем.

Суган:

Бик усал суган булам мин,

Елатам, әче тешлим.

Тик бар ризыкка ярыймын,

Миннән башка аш пешми.

Кишер:

Ай үсәсен көннәр үсәм,

Шулай витаминланам.

Көз көне дә ашыкмыйча,

Иң соңыннан алынам.

Чөгендер:

Көзләр дә матур килделәр,

Шуңа күрә бик уңдым.

Чөгендер абзагыз булам,

Кавын кадәрле булдым.

Үсүдән туктый алмагач,

Җиргә бик нык кысылам.

Тамырларым да тирәнгә

Китәрләр дип борчылам.

Шалкан:

Карагыз инде боларны,

Шулмы мактануыгыз?

Әкияттәге шалканны,

Әллә соң оныттыгыз?

Я тозлыйлар үзегезне,

Я шыплатып ябалар.

Мактый-мактый ашыйлар да,

Аннан соң оныталар.

Сөйләп-сөйләп тә армыйлар,

Мин шалканның хикмәтен.

Балалар яратып тыңлый

Мин − шалкан әкиятен.

(Талгын музыка кабат башлана, алмагач астындагы бала басып сөйли, ул выкытта яшелчәләр утыра.)

Бала:

Менә кайда икән бит ул,

Көзләрнең матурлыгы.

Санап бетереп булмаслык,

Алтын көзнең муллыгы.

Тагын кайдан алып була,

Мондый витаминнарны.

Ел буе сыйлый икән көз,

Ялкау булмаганнарны.

Автор: Апас районы «Ләйсән» балалар бакчасының кече тәрбиячесе Сираҗова Резедә Хәйдәр кызы