Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
04 сентября 2019 13:33

Һәрвакыт булсын әни!

Балалар бакчасындагы бүлмә урман аланы рәвешендә бизәлгән. Тамчы тамган тавыш ишетелә, матур көй агыла. Бераздан аланга балалар килеп чыга. 1 нче бала: Ни булды соң бу?! Күктә кояш көлә, тамчылар тама, һавада хуш исләр сизелә... ә чәчәкләр үзләре юк. 2 нче бала: Чыннан да! Әниләр бәйрәме җиткәндә умырзая, нәркис, лаләләр...

Балалар бакчасындагы бүлмә урман аланы рәвешендә бизәлгән. Тамчы тамган тавыш ишетелә, матур көй агыла. Бераздан аланга балалар килеп чыга.

1 нче бала: Ни булды соң бу?! Күктә кояш көлә, тамчылар тама, һавада хуш исләр сизелә... ә чәчәкләр үзләре юк.

2 нче бала: Чыннан да! Әниләр бәйрәме җиткәндә умырзая, нәркис, лаләләр инде уянган була бит...

3 нче бала: Бәлки, икенче аланда очратырбыз аларны? Чәчәкләр узган язда әниләр бәйрәменә уянып өлгерергә сүз биргән иделәр!

Ашыга-ашыга урман эченә кереп китәләр. Шомлы көй яңгырый. Аланга ике яктан Сак белән Сок булып киенгән балалар чыга. Алар бер-берсенә якын килә алмыйлар, шуңа агач артына яшеренеп сөйләшәләр.

Сак: Күрдеңме, балалар килеп тә җитте. Алар чәчәкләрне эзлиләр.

Сок: Әйе. Безнең чәчәкләрне яшереп куйганны белми әле алар. Таба алмыйча, буш кул белән кайтып китәчәкләр хәзер. Хи-хи-хи... (усал кө)

Сак: Шул кирәк аларга! Без ничә ел шушы кара урманда яшибез. Берәүнең дә безнең хакта борчылганы юк. Явыз сихердән коткарырга теләүче дә юк безне. Алар чәчәкләр эзләп килгәннәр, имеш... Бик ачуым килсә, куып кайтарырмын әле үзләрен! У-у-у-у! (куркыныч аваз белән улый)

Аланга балалар йөгереп керә.

1 нче бала (як-ягына каранып): Нинди тавыш бу?!

2 нче бала (шомланып):Бу урманның сихерле булуын ишетеп белә идем. Әллә дөрес сүз инде?! Чәчәкләрне дә тапмадык... Әллә соң кайтырга чыгабызмы

3 нче бала: Дусларым, туктагыз. Мин бу тавышны таныдым. Сак белән Сок тавышы бит бу! Алар турында ишеткәнегез юкмы әллә?

Балалар (куркуга калып): Юк. Ә кемнәр алар?

3 нче бала: Алайса, тыңлагыз: яшәгән ди ике малай. Алар әниләренең бер сүзен дә тыңламаган. Әниләре тәмам аптыраган, йөдәгән. Көннәрдән беркөнне, бик нык ачуы килгәч, ул аларны каргаган. Шуннан ике улы да кошка әверелеп урманга очкан. Алар һаман да бер-берсе белән кавыша, өйләренә кайта алмый интегәләр ди...

1 нче бала: Абау, бигрәк куркыныч! (Шулчак агач артында кыштырдаган тавыш ишетелә) Әй... кем бар анда?

Аланга ике яктан Сак белән Сок килеп чыга.

Сак (ачу белән): Бу безнең урман! Сез монда нишләп йөрисез?!

Балалар (артка чигенеп): Без... без чәчәкләрне эзләп килгән идек...

Сок: Бирмибез! Алар безнең урман чәчәкләре!

3 нче бала: Ай-яй, усалланмагыз инде!Сез безне куып җибәргәч, тагын ялгыз калачаксыз бит. Бәлки, без сезгә ярдәм итә алырбыз?

Сак белән Сок бу сүзләрдән соң аптырап кала.

Сак белән Сок: Ярдәм итә? Тик ничек?!

Балалар: Хәзер бергәләп уйлап табабыз! (Үзара сөйләшә башлыйлар)

Сак белән Сок: Ярдәм итегез безгә, зинһар! Без сезгә чәчәкләрне кайда яшерүебезне әйтер идек! (Агачлар арасыннан яшерелгән чәчәкләрне җитәкләп алып чыгалар)

1 нче бала: Уйлап таптым! Сихерне кайтарыр өчен алар әниләренә багышлап җыр җырларга, йә шигырь сөйләргә тиешләр. Тик бу шигырьдә һәм җырда гел матур сүзләр генә булырга тиеш!

Сак: Сөйлим, сөйлим! Мин шигырь сөйлим! (Мәсәлән, Р. Миңнуллинның «Әни кирәк» шигырен укый)

Сок: Ә мин җырлыйм! (Мәсәлән, Г. Зәйнәшеваның «Кояш гомере» җырын башкара)

Җыр беткәч, Сак белән Сок канатларын салып ташлыйлар. Аландагы балалар сөенеп кул чабалар.

2 нче бала: Уррра! Без явыз сихерне җиңдек!

Сак белән Сок: Рәхмәт сезгә! Без бүгеннән әнинең сүзен тыңларга, акыллы, ярдәмчел булырга сүз бирәбез!

3 нче бала: Әйдәгез, әниләрне, әбиләрне, апаларны котларга ашыгыйк!

Балалар, Сак, Сок, чәчәкләр: Әйдәгез!

Залда утырган әниләрен, әби-апаларын бәйрәм белән котлыйлар, аларга бүләкләр тапшыралар. Бу вакытта чәчәкләр «Һәрвакыт булсын әни!» көенә җырлый-җырлый әйлән-бәйлән бии.

Луиза Янсуар