Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 октября 2023 10:40

Бу нәрсә, нинди, ничек?

Уйный-уйный үсәбез

 

Уенның максаты: Балаларның төсләрне таный һәм дөрес итеп әйтә белүләрен ныгыту, 1дән5кә кадәр санау күнекмәләрен камилләштерү. Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, хәтерне үстерү.

Җиһазлау: Яшелчәләр, киемнәр, савыт-саба, уенчыклар, йорт җиһазлары төшерелгән карточкалар, төсләр һәм саннар төшерелгән уен кыры.

Уен барышы:

1вариант: Предмет рәсемнәре төшерелгән карточкаларны кисеп алырга һәм төсе, саны туры китерерлек итеп уен кырына урнаштырырга.

2вариант: Уенда 2-3 бала катнаша ала. Карточкалар кисеп алына һәм уенчыларга тигез итеп бүлеп бирелә. Уенчы бер карточканы ала һәм анда сурәтләнгән предметны атый, төсен, санын әйтә һәм уен кырына дөрес итеп урнаштыра. Уен чират буенча дәвам итә. Карточкаларын беренче урнаштырып бетергән уенчы җиңүче була.

Мөхәмәтгалиева Резедә Васил кызы, Казан шәһәренең 50нче балалар бакчасы тәрбиячесе.