Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
19 октября 2023 10:35

Китап уку

Балаларга үгет-нәсыйхәт

*Гүзәл китаплар – гаҗәеп эшләрне күрсәтүче көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш, гаҗизлек вакытында ярдәмче, кайгылы вакытта шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы, үткән заман хәлләрен сөйләп торучы, өммәтләрнең вакыйгаларын хикәя кылучы, акыллы кешеләрнең акылларын күзгә күрсәтүче, бәһәсе аз ләкин файдасы күп булган нәрсәләрдер.

*Китаплар арасында мәгънәсез, юк нәрсә белән тулганнары да була. Аларны уку кыйммәтле вакытны юкка чыгару була. Шуның өчен фикерләрне нурландырырлык, холыкларны күркәмләүгә ярдәм итәрлек, акылларны арттырырлык китапларны сайлап укыгыз, башкаларыннан ерак булыгыз. Файдалы китапларны уку күңелгә шатлык китерер, фикергә азык булыр, зиһенгә куәт кертер.

*Китап уку кешенең йөзенә нур, күңеленә шатлык китерер, шуның өчен зиһен хезмәте белән шөгыльләнүчеләр ни кадәр арык булсалар да акыллары симез, ә йөзләре мәхәббәтле булыр.

(Ризаэддин бине Фәхреддин Габдрахман Кая әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән «Балаларга үгет-нәсыйхәт» китабыннан алынды)