Кыңгырау чәчәк
Резеда Вәлиева
Яшел нарат урманында, аның иркен аланында бик нәфис, бик назлы бер Кыңгырау чәчәк үсеп чыккан. — Абау ла, бигрәк матурсың! Исәнме, Кыңгырау чәчәк! Бик тә ошыйсың син миңа. Әйдә, икәү дус булабыз! — дигән Куян баласы. — Дус булабыз? Ә ничек була соң ул дус булу? — дип сораган Кыңгырау чәчәк. Ул бит әле яңа гына туган булган, шуңа күрә дуслыкның нәрсә икәнен белмәгән. Урман ягыннан бер Малай килеп чыккан. Килеп чыгуга ук, ул: — Күр инде, нинди матур чәчәк! — дип, Кыңгырау чәчәкне өзәргә кулын сузган. Әмма кулын сузуы булган, шунда ук ялт иттереп тартып алган. Кемдер авырттырып тешләп алган икән аның кулын. Караса, кечкенә генә Куян баласы. — Тимә Кыңгырау чәчәккә! Ул — минем дустым! — дигән Куян баласы, малайга ачу белән карап. — Кит, кагылма аңа! Кыңгырау чәчәкне өзәргә ярамый. — Ә! Мин белдем! Белдем дуслыкның нәрсә икәнен! — дип, шатланып чыңлап куйган шулчак Кыңгырау чәчәк һәм талгын җилдә әкрен генә зәңгәр башын чайкый-чайкый җырлап җибәргән: Дуслык ул — яхшылык, Дуслык ул — яктылык. Дуслык ул кояштай нур чәчә. Син мине саклаучы, Яшәүне яклаучы, Яшә син, Куян дус, Мең яшә!