Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 октября 2023 09:50

Салпы-Куян

Зур колаклы Куян һәм Куянбикәнең бик иркә, бик кадерле, бик шук малае булган. Исеме Салпы-Куян икән.

Аларның өйләре Бидәңге авылының олы юлында урнашкан, ди. Салпы-Куян самокатта йөрергә, футбол тубы тибәргә яраткан. Иртүк торуга ук олы юлга туп тибәргә йөгерә. Ә анда машиналар йөри икән. Машиналар күпме кычкыртып китсә дә, ул көлгән генә. Әнисе белән әтисе орышса да тыңламаган. Бер-ике көн юлга чыкмый торган да, тагын үз юлында булган, ди.

Ә беркөнне ыжгырып зур тизлек белән килгән җиңел машина аны бәреп киткән. Салпы-Куян егылып, бик озак елап тора алмый яткан, ди. Ярый әле күршедәге Мыяубикә күреп алган һәм тизрәк ярдәм чакыртып, әти белән әнисенә хәбәр иткән, ди. Бик озак шифаханәдә дә дәваланган. Терелеп чыккач, олы юлда башка уйнамаска сүз биргән.

Хәзер инде Салпы-Куян зур үскән, башкаларга да юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтә, ди.

Идрисова Гөлназ Рәфыйк кызы, Тәтеш районы Бидәңге авылы балалар бакчасы тәрбиячесе.