Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 октября 2024 12:16

Шифалы сөт

Сәмига Сәүбәнова

Куян баласы кичкә таба авырып киткән. Әнисе табиб Керпегә йөгергән. — Керпекәем, апакаем, балама әллә нәрсә булды, нишләргә дә белмим, — дигән. Керпе, Куян баласын карагач, болай дигән: — Терелсен дисәң, кайнаган сөт эчер. Куян шөбһәгә төшкән. «Кайнаганы түгел, кайнамаганы да юк бит әле аның», — дип уйлаган. Киткән бу, елый-елый, урман буйлап. Каршысына Саескан очраган. — Нигә елыйсың, берәр кайгың бармы әллә? — дип сораган. — Ничек инде еламыйсың? Сабыем үләргә ята. Табиб Керпе кайнаган сөт эчерергә кушты, каян табарга да белмим, — дигән Куян. — Бар өеңә кайт, сабыең янында утыр, мин сиңа сөтне үзем табармын, — дигән Саескан. Куян кайтып киткән. Саескан Сыер янына килгән. — Сыеркаем, матуркаем, бераз гына сөт бир әле, — дигән. Сыер әйткән: — Бик бирер идем дә, хуҗа хатын әле генә сөтемне базарга чыгарып сатты, иртән кил, — дигән. — Иртәгә кадәр Куян баласының үлүе бар шул, — дигән Саескан. — Ярар, алайса, — дигән Сыер. — Хәзер сөт җыеп карыйм. Шуннан болынга чыккан, күп итеп үлән ашаган, җилененә сөт төшкән. Саескан җитәрлек кадәрле сөт савып алган һәм Куян янына кайтып киткән. Куян сөтне кайнаткан, баласына эчергән, баласы терелгән.