Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 апреля 2024 09:51

Суалчан кунакка бара

Әхәт Гаффар

Булган, ди, бер Суалчан. Яңгыр аны кунакка дәшкән. Бик озаклап җыенгач киткән бу Яңгыр янына кунакка. Бик, би-и-ик, би-и-и-и-ик озак барган, ди. Барган да барган икән. Бер дә ашыкмаган. Барып җитсә, ни күрсен: Яңгыр, моны көтә-көтә, карга әйләнгән. – Кунакка кем янына барсаң да ярый. Кар, син мине кунак ит, – дигән Суалчан. Ләкин Кар аңа ишеген ачмаган. Суалчан ач килеш үз өенә кайтып киткән. Кунакка вакытында барырга кирәк. Югыйсә, көтә-көтә, хуҗаның ашы суынып бетә.