Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 февраля 2024 13:34

Хикмәтле чиләк

Фоат Африкада яшәүче Боаб исемле малай белән хат алыша. Хат саен аны кунакка чакыра: «Бездә хәзер кыш. Кар күреп китәрсең, чанада шуарбыз», – ди. Боаб озак уйлый торганнардан түгел.

Дустына күчтәнәчкә дип, уенчык чиләгенә Нил елгасының суын алды да аэропланга утырып, төньякка карап очты. Аэропланның ап-ак кырга килеп төшүе булды, Боаб җиргә сикерде. Ялан аягы тездән карга батты. Боабның кар күргәне юк иде. Шуңа күрә аны туңдырма дип уйлады. Монда бөтен җирне ап-ак туңдырма каплаган икән бит. Туңдырманы алып кабыйм дигәндә генә, шатлыгыннан авызын ерып, Фоат килеп җитте. Үзе белән алып килгән колакчынлы бүрекне, киез итекне, кайры тунны, йон бияләйне дустына кигертте. Боаб исә Фоатка уенчык чиләкне сузды.
– Күчтәнәчкә Нил суы алып килдем сиңа.
– Чиләкне ачып карасалар, су юк, чиләк төбендә түгәрәк көзге генә җемелди.
– Нәрсә бу?
– Боз бу, Боаб. Кыш көне су боз булып ката. Нил суы да боз булган.
Дуслар, туйганчы, кар атышып уйнадылар, чанада шудылар, кар тәгәрәтеп, Кар бабай ясадылар. Кар бабайның күзләре урынына Нил бозын ватып куйдылар.
Уйнап арыгач, Боаб кайтырга булды. Истәлеккә дип, чиләккә кар тутырып алды да аэропланга менеп утырды.
– Иртәгә безгә кунакка кил, Фоат. Җирафка атланып йөрербез, – дип, кул изәде ул.
Боабны әти-әнисе сагынып өлгергән иде инде. Саваннага төшеп, кызулыгын киметкән аэроплан артыннан йөгерделәр. Колакчынлы бүрек, киез итек кигән улларын танымый тордылар башта. Малайлары тешләрен җемелдәтеп елмайгач кына, «Боаб!» дип сөенешеп күтәреп үк алдылар. Боаб әтисенә уенчык чиләген сузды.
– Сюрприз алып кайттым сезгә! Әти кеше чиләк капкачын ачты.
– Тамак кибеп тора иде, әйбәт булды әле бу, рәхмәт сиңа, улым, – диде.
– Карны ашарга ярамый, — диде Боаб. – Тамакка салкын тия икән.
– Шушы буламыни инде ул кар?! – дип гаҗәпләнде әтиәнисе, чиләк төбендәге суга карап.
– Әйе, шушы була!
– Аның белән нишлиләр соң?
– Чанада шуалар, Кар бабай ясыйлар. Менә хәзер, йомарлап, кар атышып уйныйбыз. – Боаб чиләккә тыгылды. Кулын алган иде – бияләеннән, тып-тып, су тама. Малай, аптырап, чиләккә карады. Карның бөртеге дә юк иде анда.
– Кызы-ы-ык, – дип гаҗәпләнде Боаб. – Су алып бардым – боз булды, кар алып кайттым – су булды...
Әти кеше чиләкне күтәреп йотлыгып эчеп куйды.
– Бигрәк тә тәмле икән кар дигәннәре. Фоатка әйт әле, кунакка килгәндә, карны күбрәк алып килсен. Әниеңә дә җитәрлек итеп...

 

Нәкыйп Каштан