Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 декабря 2019 06:12

Югалган кар болытлары. (Кышкы әкият)

Югалган кар болытлары. (Кышкы әкият) Борын-борын заманда түгел, әле безнең көннәрдә бер бик матур әкият шәһәре булган, ди. Бу шәһәрдә кешеләр белән бергә әкият геройлары да яши икән. Алар бик дус һәм күңелле гомер итәләр. Гали Кәҗә белән тату яши. Кәҗә белән Сарык урмандагы бүреләр белән кунакка йөрешәләр, ди. Балаларның...

Югалган кар болытлары.

(Кышкы әкият)

Борын-борын заманда түгел, әле безнең көннәрдә бер бик матур әкият шәһәре булган, ди. Бу шәһәрдә кешеләр белән бергә әкият геройлары да яши икән. Алар бик дус һәм күңелле гомер итәләр. Гали Кәҗә белән тату яши. Кәҗә белән Сарык урмандагы бүреләр белән кунакка йөрешәләр, ди. Балаларның туган көннәрендә Су анасы белән Шүрәле иң көтелгән кунаклар, икән. Алар үзләренең уеннарында балаларны Әкият дөньясына алып кереп китәләр, ди.

Бу шәһәрдә яшәүчеләрнең иң яраткан ел фасылы кыш булган. Алар таудан чана, чаңгы шуарга, кар тәгәрәтеп, Кар бабай ясарга яратканнар. Ә иң кызыгы Яңа ел кичендә башлана, икән. Бөтенесе дә зур мәйданга җыелып бәйрәм итәләр, бер-берсен котлыйлар, ди.

Ә менә быел Яңа ел кичендә мондый бәйрәм булмаска да мөмкин... Чөнки балалар сагынып көткән йомшак ак карлар һаман яумый да яумый...

Ә кар болытларын еракта, таулар артында яшәүче Убырлы карчык урлап киткән икән.

Уйлаганнар-уйлаганнар да, кар болытларын эзләргә Гали белән Акбайны җибәргәннәр болар. Алар көн барганнар, төн барганнар. Бик арыганнар, ләкин юлларын дәвам иткәннәр. Юлда төрле авырлыкларга очраганнар, әмма аларга дуслары ярдәмгә килгән. Зур елга аша чыгарга Су анасы булышкан. Кара урманда юлны Шүрәле күрсәткән. Караңгы төндә Зөһрә кыз ай нурлары белән юлны яктырткан.

Менә бара торгач, Гали белән Акбай Убырлы карчык яши торган өйгә килеп җиткәннәр. Эчкә керсәләр, Убырлы карчык ак бәс белән капланган зур сандык янында елап утыра икән. Алар болытларның шунда икәнен аңлаганнар. Ләкин сандыкта зур йозак эленгән булган. Убырлы карчык эшнең нидә икәнен аңлатып бирә. Ул кар болытларын, җәй бик салкын булгач, сандыкка бикләп куйган була. Ә менә ачкычын кая куйганын оныткан. Нишләргә дә белмичә аптырап торганда, ишектән Тычкан килеп керә. Ул мондагы хәлне аңлап ала һәм үзенең озын койрыгы белән йозакны ачып, сандыктан кар болытларын чыгара.

Гали белән Акбай, Убырлы карчык һәм Тычканны да үзләре белән алып, кар болытларына утырып, үз шәһәрләренә таба очып китәләр.

Безнең геройларыбыз нәкъ Яңа ел төнендә шәһәргә кайтып җитә. Менә күптән көтелгән мамыктай йомшак кар ява башлый. Кар бөртекләре белән бөтерелеп, мәйданга Гали, Акбай, Убырлы карчык һәм Тычкан килеп керә. Бәйрәмгә җыелган бар халык кар болытларын коткаручыларга рәхмәт әйтә, шатлана.

Гали кар болытларын ничек коткарулары, Тычканның ничек булышуы турында сөйли. Аның батырлыгына бөтенесе дә сокланалар һәм киләсе Яңа елның билгесе итеп Тычканны сайларга тәкъдим итәләр.

Шулай итеп, бу шәһәрдә яшәүче әкият геройлары Яңа Тычкан елын җырлап-биеп, уйнап-көлеп каршы алалар.

Әкият тыңлаучы дусларыбыз, алар сезгә дә Яңа елда яңа уңышлар, йомшак карлардай ак бәхетләр телиләр. Тукай абыегыз әйткәнчә, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яусын. Сез яраткан йомшак ак карлар да сез көткәндә булсын!

Автор: Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 366 балалар бакчасында тәрбияләнүче Вәлиева Динә Рәмис кызы, 5 яшь.

Декабрь, 2019 ел.

Дәү әнисе: Вәлиева Гөлфия Кәшиф кызы