Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 августа 2025 10:03

2 яшькә кадәрге балалар өчен әкиятләр

Хайваннар һәм көнкүреш турындагы эчтәлекләре ягыннан катлаулы булмаган әкиятләр белән таныштырабыз.

Кәҗә бәтиләре һәм Бүре (Татар халык әкияте)

Урманда кечкенә генә бер өйдә үзенең бәтиләре белән бер Кәҗә яши. Кәҗә һәр көн саен урманга азык эзләргә китә. Үзе киткәндә балаларына: «Берәүгә дә ишек ачмагыз!» — дип әйтеп калдыра торган була. Кәҗә, урманнан кайткач, мөгезләре белән ишекне шакылдата да җырлый: Бәтиләрем, балакайларым! Ачыгыз ишекне, ачыгыз! Сезнең әнкәгез кайтты, Сезгә сөт алып кайтты! Кәҗә бәтиләре бик акыллы булалар. Алар әниләренең тавышын шундук танып алалар һәм ишекне ачалар. Әниләре аларны сөт белән сыйлый да тагын урманга китә. Ә бәтиләр ишекне бикләп калалар. Кәҗәнең җырлаганын бервакыт Бүре ишетеп тора. Кәҗә урманга китү белән, ул өй янына килә дә җырлый башлый: Әй кәҗә бәтиләре, Ачыгыз ишекне! Сезнең әнкәгез кайтты, Сезгә сөт алып кайтты! Кәҗә бәтиләре бик сизгер булалар: — Ишетәбез, ишетәбез, бу әнкәбез тавышы түгел! — диләр. Бүрегә ишекне ачмый алар. Бүре ишек төбендә басып тора-тора да кайтып китә. Бераздан Кәҗә үзе кайта. Балалары шунда ук әниләренең тавышын танып алалар да ишекне ачалар. Шуннан алар ка лын тавышлы берәүнең килгәнен сөйләп бирәләр. Кәҗә үзенең балаларын тәмле сөт белән сыйлый да тагын урманга китә. Ишекне ныграк бикләргә куша. «Ачмагыз, Бүре килер дә үзегезне алып китәр!» — дип кисәтә балаларын. Балалары әниләренең сүзен тыңлаганнар һәм ишекне берәүгә дә ачмаганнар.

Шалкан (Рус халык әкияте)

Бабай шалкан утыртты. Шалкан көн үсте, төн үсте, бик зур булды, күперде. Атналар, айлар үтте, җәй үтте, көз җитте. Бабай шалканны йолкырга кереште. Тарта, тарта — шалкан чыкмый. Бабай, шалканны үзе генә тартып чыгара алмагач, ярдәмгә әбине дә чакырды. Әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман чыкмый. Әби булышырга кызын чакырды. Кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Тартырга керештеләр болар. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан чыкмый да чыкмый. Әбинең кызы шалканны тартышырга Акбайны чакырды. Акбай — кызга, кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман чыкмый, селкенми дә. Акбай ярдәмгә песине чакырып килде. Песи — Акбайга, Акбай — кызга, кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Тартырга керештеләр. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман да чыкмый. Песи тычканны чакырып китерде. Тычкан — песигә, песи — Акбайга, Акбай — кызга, кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга ябышты. Әй тарталар, әй тарталар. Җыйнаулашып тарта торгач, шалкан түзмәде — төбе-тамыры белән каерылып чыкты.

Чуар тавык (Рус халык әкияте)

Бер бабай белән әби яшәгән, ди. Аларның Чуар тавык лары бар икән. Беркөнне тавык йомырка салган, нинди диген әле, гади йомырка түгел, алтын йомырка. Бабай йомырканы ватып караган — вата алмаган. Әби ватып караган — вата алмаган. Бер тычкан үтеп бара икән — йомыркага койрыгы тиеп киткән. Йомырка тәгәрәп тә төшкән, урталайга ярылган да. Бабай да елый, әби дә елый икән. Ә Чуар тавык шунда болай дигән: — Елама, бабай, елама, әби, сезгә әле мин тагын салырмын, алтынны түгел — гади йомырка!