Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 февраля 2024 14:19

8 мартка шигырьләр

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Әниләр турында шигырьләр.

«Әни» сүзе
«Әни» диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз!
Һич ярамый
«Әни» сүзен таптарга.
Зәкия Туфайлова

Әни белән сөйләшү
Улы дәшә: «Уа, уа!» –
Кил яныма, янәсе.
– Килә алмыйм, савыт юам, –
Ди улына әннәсе.
Үрсәләнә, ярсулана:
– Уа, уа! – ди улы.
– Киләм, җаным, ачуланма! –
Ди әнкәсе бу юлы.
 А. Барто

Әнигә булышам
Бик зур үстем инде мин,
Әнигә булышам. 
Үз ботинкамны үзем 
Кияргә тырышам.
Әниемнең эше күп:
Бәйли миңа оек.
Бүген бөтен уенчыкны
Үзем куйдым җыеп.
Башка-башка эштә дә 
Файдам бар әнигә. 
Уйнап кайткач, пальтомны
Үзем эләм чөйгә.
Әнием китә эшенә,
Ә мин чебеш карыйм.
Ипи турап ашатам,
Мин дә эшкә ярыйм.
Газиз Нәбиуллин 

Минем әнием
Мине әнием көн саен 
Бакчага үзе илтә, 
Мин бакчада уйнап калам, 
Әнием эшкә китә.
Оста тегүче булып
Танылган ул эшендә,
Аның теккән киеме
Бик килешә кешегә.
Без, нәниләр, яратабыз
Матур күлмәк кияргә,
Рәхмәт безнең апаларга,
Тегүче әниләргә.
Әминә Бикчәнтәева 

Әниләр бәйрәме
Кояш көлә, мин елмаям, 
8 нче Март бүген. 
Бүген әниләр бәйрәме, 
Шуңа күңелем шат минем. 
Кайсын юам, кайсын җыям,
Чиста булсын, ак булсын.
Әниләрнең күңеледәй
Бөтен нәрсә пакь булсын.
– Бәйрәм бүген, бәйрәм! – диеп,
Бар дөнья көлеп торсын.
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын,
Әти дә көлеп торсын!
Саҗидә Сөләйманова 

Дәү әнигә күчтәнәч
Тутырдык без тартмага
Өрек, йөзем, алманы,
Салдык чәй дә, конфет та –
Буш урыннар калмады.
Әй сөенер дәү әни,
Килеп төшкәч күчтәнәч.
Кызык булыр ул аңа,
Алдан белеп көтмәгәч.
Шәүкәт Галиев