Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 октября 2025 10:40

Әнәс Кари шигырьләре

Әнәс Кари — татар язучысы, шагыйрь. Ул 1925 елның 11 июнендә Азнакай районының Уразай авылында туа. Аның «Балаларга бүләк», «Гөлбакча», «Күңелле ял»,«Беренче адымнар» дигән китапларын балалар яратып укый. Язучы 1954 елда вафат.

Беренче адымнар

Илгиз нинди үскән бала:

Үзе торып баса ала!

Батыраеп атлап китә,

Аяклары тып-тып итә.

Әй күңелле була аңа!

«Тәпи йөрим!» — дип куана.

Әтәчем

Әтәчем! Әтәчем! 

Ник иртә ятасың?

Йокыдан син безне

Иртүк уятасың. 

Торасың да иртүк,

Кычкырасың бик күп:

Кикри-күк, кикри-күк,

Кикри-күк, кикри-күк!

Чебиләр

Акыллы кыз Гөлфия

Чебиләрне бик сөя:

Әнисе эштә чагында

Ул аларга җим сибә. 

Их чебиләр, чебиләр!

Һич тынычлык бирмиләр:

Гөлфиянең кул астында

Черелдәшеп йөриләр.

Тавык

Кытаклап чыкты тавык,

Кытаклый ул, мактанып.

Нәрсәгә бик шатланган?

Чөнки ул күкәй салган.

«Әби килеп алсын, — ди,

— Балалар куансын», — ди.

Безнең сыер

Безнең сыер өебезне яхшы белә,

Көтүдән ул мөгри-мөгри кайтып керә.

Әйтерсең лә: «Мине каршы алыгыз! — ди,

— Мул итеп сөт алып кайттым, савыгыз!» — ди.

Кәккүк

Яз килә. Кояш

Елмаеп тора.

Урман яңгыратып,

Кәккүк кычкыра:

Күк-кү, күк-кү, Күк-кү, күк-кү.

Тиен

Урманда бер зур койрыклы

Җитез тиен

Агач башларында яши

Кышын-җәен.

Агачлардан агачларга

Сикереп үтә,

Чикләвекләр ашап шунда

Гомер итә.

Минем кунагым
Зур бер бүләк алган сыман,
Чын күңелдән куандым:
Сыерчык килде, сыерчык,
Сагынып көткән кунагым.
Хәзерләнеп тордым күптән,
Каршыларга дип аны.
Әнә ничек яраткан ул
Мин ясаган ояны.
Тирәсендә очып йөргәч,
Кереп эчен карады:
Яңа өен котлагандай,
Матур итеп сайрады.