Балалар өчен шигырьләр
Хәмдия Хаҗиева шигырьләре
Сылу
- Ало! Ало! Айсылу!
- Мин бит түгел Айсылу.
- Кем алайса, Алсылу?
- …
- Чǝчкǝсылу, Гѳлсылу?
Алмасылу, Назсылу?
Искǝ тѳште! Миңсылу!
Таңсылу, я Биксылу.
Байсылумы, Хансылу,
Әллǝ инде Карсылу?
Юк, кар түгел, Язсылу!
- Мин бит, апа, Нурсылу.
- Әǝǝ, син бит безнең
Бик тǝ сылу Нурсылу!
Коймак яратучы малай
Мин хәзер үскән малай,
Елмаеп-кѳлеп торам.
Әниемә бѳтен эштә
Ярдәмче булып торам.
Әнием камыр изгәнне
Янында саклап торам.
Ул җитешкәнче дип,
шикәрен салып торам.
Әниемә булышыйм дип,
Онын болгатып торам.
Барча кирәген китереп,
Барын ѳлгертеп торам.
Әни таба кыздырганда
Кашыклар ала торам.
Кашык белән тәлинкәгә
Маен да сала торам.
Коймак табада пешкәнче
Камырын ашый торам.
Пешкән кайнар коймакларны
Өстәлгә ташый торам.
Кем ничә коймак ашый,
Анысын санап торам.
- Әни, коймак пешер, диеп,
Еш кына сорап торам.
Барысын да карап торам,
Мин эшкә ярап торам.