Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 июня 2025 11:17

Балалар өчен шигырьләр

Алена Галиева, Актаныш.

Без – табигать балалары

Без – табигать балалары,

Табигатьне саклыйбыз:

Чүпләмибез, пычратмыйбыз,

Анда учак якмыйбыз.

Кошларга җимлек ясыйбыз,

Чишмәләр чистартабыз,

Хайван-кошлар рәнҗетмибез,

Табигать яратабыз.

Туган җиребез – бергенә!

Аның кадерен бел генә!

Без – табигать балалары,

Сакла, якла гел генә.

 

Эссе җәй

Елмаеп кояш чыга,

Кызуга гына чыда.

Эссе бик җәй көннәре,

Әлсерәтә төннәре.

Балалар су буенда,

Көннең буе уенда.

Көтүдәге маллар да

Әлсериләр алар да.

Гел суда үрдәк-казлар,

Чәчкә күлмәктән кызлар,

Тик шортик малайларда

Шушы кызу айларда.

Сәпит, самокатка да,

Атланмыйлар атка да.

Җәй айлары бик кызу

Күләгәдә көн сузу.

Көйрәп ята печәннәр

Ут кабардай читәннәр.

Җәйләр тик имин булсын!

Икмәкләр генә уңсын!

Ходам ут-күздән сакла,

Хәвеф-хәтәрдән якла!

Туган җир тыныч булсын!

Елмаеп кояш чыксын!

 

Гаилә белән печәндә

Киң болынны колачлап,

Үсә хәтфә үләннәр.

Тау итәге, яланнар

Җәеп куйган келәмдәй.

Җәйге кызу айларда

Печән чаба әтием.

Учак ягып, табын көйли

Эш бетүгә әнием.

Болын чәйләрен тәмләп

Кәрҗингә җиләк җыям.

«Ару-талулар онтылсын,

Әни-әтием», – диям.

Чабылган печән кипкәч

Зур кибәннәр өябез.

Күмәк көчтән эш тә курка,

Берлектә – көч, диябез.

Гаилә белән печәндә

Рәхәт, матур, күңелле.

Гаилә – ул җылы учак,

Шушы бәхет түгелме?!