Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 июня 2025 13:09

Бари Рәхмәт шигырьләре

Бари Рәхмәт 1897 елның 29 маенда элекке Урал губернасының Гурьев өязе Җилая Коса дигән поселогында туа. Кечкенәдән үк Г. Тукай әсәрләрен яратып укый, үзе дә яшерен генә шигырьләр языштыргалый. Б. Рәхмәтнең балалар өчен язган шигырьләре тематик байлыгы, форма җыйнаклыгы, фикер һәм хисләренең нәниләр табигатенә ярашлы, эмоциональ көчле яңгырашта булулары белән җәлеп итәләр.

Музыка
Күңелле музыка
Яңгырый зал якта.
Музыка көенә
Җырларга, биергә,
Төз атлап йөрергә
Өйрәтә Сара апа, —
Ул безне ярата…

Яз килә
Яз килә! Яз килә!
Сыерчыклар килә.
Гөрләшеп, сайрашып,
Җырчы кошлар килә.
Бик күңелле тышта:
Кар эри, боз китә.
Чабышып йөриләр
Малайлар бер читтә.

Бакчага килгәч
...Безне бик яраталар
Бакчадагы апалар:
Килгәч тә елмаеп,
Кулларын киң җәеп
Кочаклап алалар, —
Әниләр күк алар…

Аш вакыты
...Тәртипне беләбез: 
Кул юып керәбез. 
Әйбәтләп кенә без 
Ашыйбыз, эчәбез, 
Бер сүз дә дәшмибез, 
Түкмибез, чәчмибез. 
«Апа, бик рәхмәт!» — дип,
Урыннан торабыз,
Авызны чайкыйбыз,
Кулларны юабыз,
Ә урындыкларны
Урынына куябыз.