15 июля 2025 13:21
Бармак уеннары
Уенчыкларның исемнәрен әйтә-әйтә, балалар бармакларын бөгеп баралар.
* Бабай алды барабан,
Әби алды бөтерчек,
Әти алды машина,
Әни алды сикергеч,
Ә мин алам бер зур туп,
Уйныйм, тупны сикертеп.
* Баш бармагым туп була,
Имән бармак — бөтерчек.
Урта бармак була шакмак,
Атсыз бармак — сикергеч.
Чәнти бармак — барабан,
Сана, әйдә, яңадан.
* Бу бармак — кыяр,
Бусы — кәбестә,
Бу бармак — кишер,
Бусы — чөгендер,
Ә бусы суган булды —
Менә кәрзинем тулды.
(бармакларны йодрыклыйлар)
* Баш бармак була бүре,
Имән бармагым — төлке,
Урта бармагым — керпе,
Атсыз бармагым — аю,
Чәнти бармагым — куян,
Куянны кая куям?
Фәрсия Зиннурова