Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
08 июля 2025 10:44

Энҗе-мәрҗән калфагым…

Дәү әнием энҗе калфак Бүләк итте үземә, Энҗе калфак, үзе ап-ак, Бик килешә йөземә.

Энҗе-мәрҗән калфагыма
Йөрим сөенеп кенә,
Сәхнәләргә чыгып лсырлыйм,
Калфаклар киеп кенә.


Әй калфагым, калфагым,
Калфаклар кияр чагым.
Күңелемә ямь бирүче
Нур булды шул калфагым.


Көзгеләргә күзем салсам
Хәйран калам үзем дә:
Җем-җем энҗе-мәрҗәннәрнең
Нуры уйный йөземдә.


Калфагымның матурлыгын
Һәммәсе дә күрсеннәр.
Энҗе калфак кигән кыз ул —
Татар кызы, дисеннәр.

Резеда Вәлиева