Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 сентября 2025 10:13

Гөлгүзәл

Борын-борын заманда булган, ди, бик матур бер гөлбакча. Бу бакчага әле кеше аягы басмаган икән. Анда бик күп чәчәкләр үскән. Аларның иң матуры, иң нәфисе, ханбикәсе Гөлгүзәл исемле гөлчәчәк булган.

Бу гөлбакчада бертуктаусыз сандугачлар сайраган, чәчәкләр вальс биегәннәр, аллы-гөлле асыл күбәләкләр очып йөргән. Гөлчәчәкләр тирә-юньне хуш искә күмгәннәр. Гөлгүзәл зифа буйлы нарат астында үскән. Бакчадагы бар чәчәкләр аның янында биегәннәр, сандугачлар да аңа атап җырлаганнар. Гөлгүзәл дә алар белән җырлаган, биегән. Ай, бигрәк гүзәл булган, ди, шул Гөлгүзәл! Ул җырласа, сандугачлар тынып калган, биесә, чәчәкләр аннан күзләрен ала алмаганнар. Бакчада иң гүзәл чәчәк булганга күрә, аны өлкән чәчәкләр Гөлгүзәлкәй дип йөрткәннәр. Кешеләр, Гөлгүзәлдән рөхсәт алып, гөлбакчага керә башлаганнар. Гөлгүзәл кешеләрне гөлләр белән таныштырган. Аларны гөлҗимешләр белән сыйлаган, чәчәкләр биюен карарга рөхсәт иткән. Кешеләр гөлбакчада бер генә агачны да сындырмаганнар, бер генә чәчәкне дә өзмәгәннәр. Ә үләннәрдән дарулар ясарга өйрәнгәннәр, үлән төпләрендәге җиләкләрне җыеп ашаганнар. Ләкин берзаман кешеләр гөлбакчада йөрергә шулкадәр күнегеп киткәннәр, ди. Алар гөлбакчага инде рөхсәтсез генә керә, чәчәкләрне дә иркенләп өзә башлаганнар. Гөлгүзәл моңа түзгән. Ул кешеләр аңнарына килерләр, бу матурлыкны бетермәсләр дип ышанган. Ләкин кешеләр үзләренең ни эшләгәннәрен уйлап та карамаганнар. Инде кешеләрнең бу гөлбакчаны үзләренеке итәселәре килгән. Алар гөлбакча патшалыгының иң гүзәл чәчәген — Гөлгүзәлне өзеп алганнар. Шулчак урман шомлы итеп шаулый башлаган, агач ботаклары чайкалган, кошлар сайраудан туктаган, каргалар каркылдаган, өзгәләнеп, күке кычкырган, коеп, яңгыр ява башлаган. Чәчәкләр, куркып, күзләрен яфраклары белән каплаганнар. Гөлбакчада ямь беткән. Кешеләр гөлбакчадан чыгып киткәннәр, ләкин инде анда бернәрсә дә калмаган. Гөлчәчәкләр, кешеләр явызланганны күреп, үзләрен өзмәсеннәр дип, Гөлгүзәл утырган җиргә барып, нарат төбендәге коелган энәләрне үзләренә алып кадаганнар. Шул көннән башлап, гөлчәчәкләр чәнечкеле булып үсә башлаганнар. Ә синең шул гөлбакчага барып керәсең килсә, иң элек кешеләргә яхшылык эшлә, аларга шатлык китер, кешеләр белән тату яшә. Менә шундый була алсаң, син, һичшиксез, бу гөлбакчага эләгерсең.                       

                              Сөмбел Гаффарова