Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 марта 2024 11:23

Кар бабай

Көн җепшек иде. Балалар Кар бабай ясарга керештеләр.

Кечкенә Ира да булышты. Ул өйдән кишер алып чыкты. Аны борын итеп куйдылар. Айдар күзләренә күмер ябыштырды. Кар бабайның кулына себерке тоттырдылар. Көлкеле килеп чыкты Кар бабай. Кич булды, караңгы төште. Балалар өйгә кайтып киттеләр. Бары тик Ира гына китмәде. Ул Кар бабайны кызганды.

– Берүзе калгач куркыр, – дип уйлады ул. Ира кардан эт баласы ясады. – Икәү булгач курыкмаслар, – диде дә Ира өенә кереп китте. 

 
                                                 Светлана Летовадан