Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 августа 2025 13:32

Каз

Каз – зур һәм матур кош. Аның муены озын. Томшыгы очлы. Тәпиләре суда йөзү өчен җайлаштырылган. Каз бик әйбәт йөзә.

Көне буе күлдә, елгада йөзеп йөри ала. Каурыйлары махсус сыекча белән капланганга, суга керсә дә юешләнми, һәрвакыт коры чыга.

Кешеләр бу кош белән борын заманнардан таныш. Беренче тапкыр казларны 4000 ел элек Борынгы Мисырда кулга ияләштергәннәр. Бүген дә алар – кешеләрнең яраткан йорт кошлары. Ә кыргый табигатьтә без кыр казларын очрата алабыз.

Казлар бер-берсе белән каңгылдап сөйләшә. Ә үзләренә куркыныч янаганда, усалланып ысылдый һәм бик каты итеп кычкыра ала. Риваять буенча, казларның көчле тавышы бик күп еллар элек Рим шәһәрен дошманнардан саклап калган.

Бу кош бик яхшы оча. Чыдам булганга, югарыга күтәрелеп, ерак араларны үтә ала. Син беләсеңме, казлар җирдән 10 мең метрга күтәрелергә сәләтле! Без, кешеләр, очкычтан башка бу биеклеккә менсәк, аңыбызны югалтып егылыр идек.

Казлар төркем-төркем булып, очлы почмак ясап оча. Төркемнең башына иң чыдам һәм көчле кошлар баса. Арыгач, аларны башка казлар алыштыра.

Кыр казлары көзен җылы якларга китә, ә язын туган якларына әйләнеп кайта. Казлар гомерлеккә пар таба. Язын оя корырга керешә. Ояларын җирдә ясый, кипкән яфраклар һәм үләннәр белән түши. Иң ахырдан әни каз түшеннән мамык бөртекләрен чукып ала һәм оясын алар ярдәмендә җылытып куя. Әни каз гадәттә 10-15 күкәй сала. Йомыркалары өстендә 28 көн утыра. Ә аннары ул йомыркалардан каз бәбкәләре чыга. Син беләсеңме, алар беренче көнне үк йөзә ала. Ата каз каз бәбкәләрен һәм ана казны ерткычлардан саклый. Гаиләсенә куркыныч янаса, ул хәтта этне чукып алырга мөмкин!

Казлар яшел үләннәр, үсемлекләр, орлыклар һәм ярмалар белән туклана, вак бөҗәкләр ашый.

Бу кошлар 25-30 ел яши. Аларны Антарктидадан кала Җир шарының барлык континентларында очратырга мөмкин.