Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 февраля 2024 10:56

Куян күчтәнәче, яки тешсез малай

Биш яшьлек Булат, әтисе белән әнисе эштән кайтып керүгә: – Миңа бүген нәрсә алып кайттыгыз? – дип тинтерәтә. Гадәттә, аңа чит ил сагызы яки конфет кирәк инде. Әтисе аны «куян күчтәнәче» дип атый. Ышанасызмы, юкмы – көн саен конфет суыра торгач, берзаман Булатның тешләре коела башлады!

Аны бар кеше дә: «Тешсез малай! Тешсез бабай!» – дип үчекли. Булат моңа бик тә гарьләнә, хурлана. Ә үзе һаман конфет сорый.
Шуннан соң Булатка көн саен «куян күчтәнәче» итеп кишер алып кайта башладылар. «Куян күчтәнәче» булгач, малай кишерне бик тәмләп ашый инде.
Берзаман, күпмедер вакыт узгач, Булатка яңа тешләр чыга башламасынмы! Ап-ак, энҗе кебек матур тешләр инде менә! Ә куяннар бик хәйләкәр икән бит ләбаса! Тешләре матур булсын дип ашый икән бит алар кишерне!..
Булатны хәзер бер кеше дә: «Тешсез малай! Тешсез бабай!» – дип үчекләми инде...

 Зиннур Хөснияр