28 декабря 2024 15:07
Кыш
Җәвад Тәрҗеманов шигыре
Уянып бүген иртән
Карасам тәрәзәгә,
Ак сакаллы Кыш бабай
Кар алып килгән безгә.
Әйдәгез, тауга барыйк,
Чанада шуып калыйк.
Бер тузан юк, саф һава,
Җиргә ап-ак кар ява.