Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
12 января 2025 14:18

Нәниләргә дөнья классикасы: Һанс-Христиан Андерсен «Кар патшабикәсе»

Нәниләргә дөнья классикасы: Һанс-Христиан Андерсен «Кар патшабикәсе»

Бездән бик еракта, салкын төньякта зур һәм биек боз сарае торган. Анда матур йөзле, зифа буйлы, ләкин салкын йөрәкле Кар патшабикәсе яшәгән. Ул мәңгелек боздан тылсымлы көзге ясаган. Бу көзгегә караган кеше үзе турында гына уйлый, якыннарын оныта торган булган.

Бервакыт ул тылсымлы көзге идәнгә төшкән дә вак кыйпылчыкларга ватылган. Җил-бураннар аларны җирнең төрле почмакларына алып киткән. Күзенә кыйпылчык кергән кеше бу дөньяны ямьсез һәм күңелсез итеп күрә башлаган. Ә көзге кыйпылчыгы йөрәккә кадалса, каты бәгырьле явыз кешегә әверелгән.

Бер шәһәрдә Кай исемле малай һәм Герда исемле кыз яшәгән. Алар үзара бик дус булганнар, бер-берсенә еш кына кунакка йөргәннәр. Герданың әбисе янып торган камин янында аларга тылсымлы әкиятләр сөйли торган булган. Бер кичне ул аларга салкын йөрәкле Кар патшабикәсе турында сөйләгән.

– Аһ, ул патшабикә безнең яныбызга килсә, нишләрбез икән? – дип курыккан Герда.

– Курыкма! – дип көлгән аннан Кай. – Мин аны кайнар мич өстенә утыртырмын! Ул шундук эреп бетәр.

Беркөнне, алар камин янында утырганда, сәер хәл булган. Тәрәзә киң итеп ачылган да аннан салкын җил бәреп кергән.

– Аһ, күземә нидер керде! – дип кычкырып җибәргән Кай. – Шулкадәр авырттыра!

– Кайда, карыйм әле, – дип үрелгән аңа Герда.

– Кит, тимә миңа! – дип этеп җибәргән кызны Кай.

Менә шулай итеп Кай әйбәт һәм шаян малайдан боз күңелле явызга әйләнгән.

– Минем синең белән уйныйсым килми! Өйгә кайтам да үзем генә уйныйм! Башка минем яныма килеп йөрисе булма, – дигән ул усал итеп һәм кызның өеннән чыгып киткән.

Герда аның, Кар патшабикәсенең чанасына утырып, биеккә күтәрелүен тәрәзәдән генә күреп калган...

Герда шундук Кайны эзләргә чыгып киткән. Аңа шулкадәр салкын булган, тамагы да ачкан, ләкин кыз, бернигә карамастан, юлын дәвам иткән. Менә ул зур таш дивар янына килеп җиткән. Бу дивар артында чәчәкле бакча җәелеп ята, ә анда тылсымчы яши икән. Яхшы күңелле хатын Герданы җылы өенә чакырган, туйганчы ашаткан.

– Балакаем, миндә генә кал, – дигән ул кызга. – Чәчәкләремә су сибеп торырсың.

– Рәхмәт, апа. Тик мин кала алмыйм, дустымны табасым бар, – дигән дә тылсымлы бакчадан чыгып киткән Герда.

Як-ягына караса, шаккаткан: кар эреп беткән, җир яшел чирәм белән капланган ди. Тылсымлы бакчада Герда бары бер көн генә үткәргән кебек булган, ә чынлыкта бу вакыт эчендә тулы 20 атна үтеп киткән икән! Герда борчылып елап җибәргән: күпме вакыты заяга узган бит аның!

Менә урман алачыгында ул бик затлы матур күлмәк кигән кызны күреп алган. Ул кыз – шул илнең принцессасы икән.

– Кем син һәм минем патшалыгымда нәрсә эшләп йөрисең? – дип сораган ул Гердадан горур гына.

– Минем исемем – Герда. Мин дустымны эзлим, – дигән кыз.

– Әйдә минем белән, – дип чакырган аны принцесса. – Мин абыем белән матур сарайда яшим. Безгә ни булганын сөйләрсең, ә без сиңа ярдәм итәргә тырышырбыз!

Принцесса белән принц Герданы тәмле ризыклар белән сыйлаган, үзләре кызның күңелсез тарихын тыңлаган.

– Бигрәк кызганыч хәл булган икән! – дип елап җибәргән принцесса һәм күз яшьләрен сөртеп куйган. – Әйдә, бездә генә кал.

– Кала алмыйм шул, миңа дустымны табарга кирәк! – дигән Герда.

– Син хаклы, – дип ризалашкан аның белән принцесса һәм алтын каретага иң яхшы атларны җигәргә кушкан. Аннары кабат Гердага эндәшкән: Менә бу җылы бияләйләрне һәм муфтаны ал, алар сине төньякның салкын бураннарыннан саклар!

Герда принцесса белән принцка рәхмәт әйткән һәм, каретага утырып, юлын дәвам иткән. Урман яныннан үткәндә, әллә кайдан юлбасарлар килеп чыккан. Араларында нәни юлбасар кыз бар икән. Юлбасарлар каретаны туктатканнар, нәни Герданы тотып алганнар.

– Алтынны – яшерен урынга, кызны минем җәнлекләр асраулыгына китерегез! – дип боерган юлбасар кыз.

Герданы караңгы мәгарәгә алып кергәннәр.

– Хәзер син минем яраткан уенчыгым булырсың һәм минем күңелемне күрерсең, – дигән юлбасар кыз.

– Мин уенчык түгел, ә кеше! – дип җавап биргән аңа Герда.

Шунда юлбасар кыз факелны кабызган һәм мәгарә яктырып киткән.

Герда, як-ягына карап, аһ иткән. Мәгарә читлекләр белән тулган булган. Аларда куяннар, керпе, бүре, төлке, күгәрченнәр һәм карлыгачлар утырган.  Почмакта, баш иеп, Төньяк боланы торган.

– Син аларны ни өчен тоткынлыкта тотасың? – дип сораган Герда.

– Алар шундый кызык, минем кәефемне күтәрәләр! – дигән юлбасар кыз. – Кара, бу болан, мәсәлән, үткен һәнҗәрдән курка! Шуңа күрә минем һәр сүземне тыңлый, – дигән ул.

– Җәфалама аны! – дип кычкырып җибәргән Герда һәм боланны үзе белән каплаган.

– Алайса, үзеңне харап итәм! – дигән усал кыз.

– Мин синнән курыкмыйм, – дигән Герда. – Кайны таба алмам дип кенә борчылам!

Юлбасар кыз һәнҗәрен төшергән дә Гердага аптырап карап куйган.

– Син аны шулкадәр яратасыңмы? – дип сораган ул.

– Мин аны дөньядагы бар нәрсәдән дә көчлерәк яратам! – дигән Герда.

– Нинди соң ул Кай?

– Ул шундый әйбәт, яхшы күңелле малай. Үзе шук, үзе шаян. Аның белән миңа беркайчан да күңелсез булмый. Тик... минем дустымны Кар патшабикәсе алып китте, – дип авырсулаган Герда.

– Мин синнән шулкадәр көнләшәм! – дип елап җибәргән юлбасар кыз. – Күз алдыңа китерәсеңме, синең чын дустың бар! Сиңа хәзер үк төньякка китәргә һәм аны коткарырга кирәк!

– Әй, мөгезле, сиңа әйтәм, кил әле монда! – дип эндәшкән ул Төньяк боланына. – Бәлки, синең Кар патшабикәсе алып киткән малай турында ишеткәнең бардыр?

– Әйе, – дигән болан. – Ишеттем мин аның турында. Төньяк кошлары Кар патшабикәсенең чанасын күреп калганнар. Чанасында бер малай да бар иде, диделәр. Ул синең дустың булгандыр, Герда!

– Син төньякка алып бара торган юлны беләсеңме соң? – дип сораган юлбасар кыз.

– Беләм! – дигән болан.

Юлбасар кыз боланны бәйдән ычкындырган.

– Утыр, Герда, һәм төньякка ашык! – дип кычкырган ул. – Юлларың уң булсын! Дустың Кайны коткарырга язсын! Хуш!

– Рәхмәт, сиңа, – дигән Герда. – Чын дуслар табарга теләсәң, җәнлекләрне читлекләреннән чыгар, тоткынлыктан азат ит! Сау бул!

Төньяк боланы, уктай атылып, алга чапкан.

– Тизрәк чап! Туктама! – дип пышылдаган Герда аның колагына. – Безне Кай көтә!

Болан чаба-чаба океан буена җиткән. Океанның соры дулкыннары зур ташларга бәрелгән, кырыс салкын җил искән, чын буран башланган. Болан тагын бер адым ясаган да хәлсезләнеп алгы тәпиләренә егылган.

– Ни булды сиңа, боланкай! – дип куркып сораган аннан Герда. – Әллә арып киттеңме? Бераз ял итеп ал!

– Кар патшабикәсенең тылсымы минем бар хәлемне алды, – дигән Төньяк боланы бик күңелсез генә һәм ап-ак карга егылган.

– Ничек кенә булмасын, мин Кайны коткарырга тиеш! – дигән Герда һәм җәяү атлап киткән.

Менә кыз үз алдында бик зур һәм матур боз сарае күреп алган! Ул кояш нурларында балкып торган. Зур боз кисәкләреннән төзелгән биек диварлары ялт-йолт килгән, бәллүр тәрәзәләрендә төньяк балкышы күренгән. Зур капкасын зәмһәрир җилләр саклап торган.

Герданы салкын боз да, усал җилләр дә куркытмаган: ул капканы этеп ачкан да боз сарае эченә узган. Сарай эчендә бер малай утыра икән. Салкыннан ул үзе дә боз төсенә кергән, аның иреннәре зәңгәрләнгән ди. Малай идәнгә боз кисәкләрен тезгән дә алар белән уйный икән.

Герданың күңелен кызгану хисе биләп алган: бу малай – аның дусты Кай бит инде! Салкыннан ул үзе дә боз курчакка охшап калган.

Герда аның янына ашыккан.

– Сак бул! – дип туктаткан аны Кай. – Минем боз кисәкләремне урыннарыннан кузгата күрмә. Кар патшабикәсе алардан «МӘҢГЕЛЕК» сүзен җыярга кушты. Ул сүзне җыя алсам, мин бу дөньяның бар серләрен беләчәкмен.

– Кай, син мине бөтенләй танымыйсыңмы? – дип елап җибәргән Герда. – Мин бит сине коткарырга килдем!

– Юк, мин сине хәтерләмим, – дигән Кай салкын гына.. – Теләсәң, яныма утыр да боз кисәкләре белән уйнаганымны күзәт.

– Кай! – дип елап җибәргән Герда, аның күкрәгенә башын куеп. – Гафу ит мине, мин бик нык соңардым!

Ике кайнар күз яше Кайның күкрәгенә тамган.

– Ай, авырта! – дигән малай.

Герданың күз яшьләре Кай йөрәгендәге көзге кыйпылчыгын эреткән.

– Герда! Кадерле Герда! – дип кычкырып җибәргән Кай, куанып.

Герда Кайны каты итеп кочаклап алган.

– Монда бигрәк салкын икән! – дигән малай. – Китик моннан тизрәк! Бераздан Кар патшабикәсе дә кайтып җитәр. Сине күрсә, аның ачуы чыгачак!

Кайның бу сүзләрне әйтеп бетерүе булган, «Туктагыз!» дигән кырыс тавыш ишетелгән һәм боз сараена Кар патшабикәсе килеп кергән.

Аның күз карашы боз сыман салкын булган. Кар патшабикәсе артыннан сарайга кергән төньяк җилләре, еланнар төсле бөтерелеп, идәнгә сузылып яткан.

– Кай, хәзер үк үз эшеңне дәвам ит, – дип боерган Кар патшабикәсе. – Ә сине, тыңлаусыз кыз, – дип эндәшкән ул Гердага, – ап-ак кардан ясалган урын-җир көтә. Син анда мәңгегә күзеңне йомарсың!

– Кит! – дип кычкырган аңа Герда. – Хәзер үк кит безнең яныбыздан! Мин монда дустымны коткарырга дип килдем, һәм боз сараеннан бары тик аның белән генә чыгачакмын!

Кинәт сарайга җылы кояш нурлары үтеп кергән. Салкын җилләр, куркып, артка чигенгән. Ә Кар патшабикәсе җылыдан эри башлаган.

Кай белән Герда тизрәк боз сараеннан йөгереп чыкканнар. Төньяк боланы аларны сарай төбендә үк көтеп торган булган. Дуслар, аңа утырып, юлларын дәвам иткән. Болан аларны Кар һәм боз иленнән урман алачыгына алып чыккан. Монда малай белән кызны дусларын иярткән юлбасар кыз каршы алган. Иреккә чыккан кошлар һавада әйләнгән, җәнлекләр аның тирәли биеп-биеп йөргән.

Кай һәм Герда юлбасар кыз белән саубуллашкан да юлларын дәвам иткән. Менә алар принц белән принцесса яшәгән сарайга барып җиткән. Принцесса аларны үзенә чакырып кунак итмәкче, Кар патшабикәсе турында сөйләтмәкче булган.

– Без бик ашыгабыз! Башка вакытта килербез! – дигән Герда, ә Кай принцессага кул болгаган.

Сихри бакчага янында аларны тылсымчы хатын каршы алган. Ул малай белән кызга үз бакчасындагы чәчәкләрдән матур бәйләм бүләк иткән.

Кай белән Герда әкренләп үз шәһәрләренә, үз өйләренә якынлашкан. Анда аларны якыннары һәм яраткан әкиятче әбиләре көтә бит...

Гөлнара Хәйдәрованың кыскартылган һәм балаларга адаптацияләнгән тәрҗемәсе

Галерея