Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 июня 2025 10:30

Өч угыл

Дәрдемәнд

Бер кешенең өч улы бар иде. Иң кечкенәләре Гали атлы икән. Аталары базардан өчесенә дә берәр алма алып кайтты. Алмалар бик пешкән, татлы, сусыл җимешләр иде. Берничә сәгатьтән соң аталары, балаларын янына чакырып: «Алмаларны нишләттегез?» — дип сорады. Өлкән угълы әйтте: — Әти! Мин алмамны ашадым. Эчендәге орлыкларны җыеп куйдым. Бакчабызга чәчеп, алма агачы үстермәк буламын. — Яхшы иткәнсең, угълым! — диде ата. Уртанчы угълы әйтте: — Мин алманы ашадым. Бик тәмле, татлы җимеш икән. Әтиемә Хак Тәгалә исәнлек бирсен дип дога кылдым. Атасы янә: «Яхшы иткәнсең, угълым!» — диде. Өченче угълы Гали атасына карап әйтте: — Алманың яртысын ашадым. Атасы әйтте: — Яртысын нишләттең? Гали куркып, кызарып әйтте: — Күршебезнең угълы Вәли авырып ята. Барып, яртысын аңа бирдем. Бик куанды, дога кылды. — Бәрәкалла, угълым! Син бигрәк тә яхшы иткәнсең! — дип, атасы Галинең битеннән, күзләреннән үпте.