Өлкәннәр көненә шигырьләр
Балалар өчен
Әбиләрдә кунакта
Коймагы да коймагы,
Агып тора каймагы!
Табада пешеп тора,
Табынга төшеп тора.
Кайнар! —
яланкул тотма,
Тәмле! —
телеңне йотма.
Син телең йотсаң, Нәбирә,
Кем рәхмәт әйтер әбигә?!
Шәүкәт Галиев
Дәү әни
Дөньяда иң җылы әби —
Безнең әби, беләбез.
Шуңа күрә энем белән
Куенына керәбез.
Дәү әнинең кочагында
Китәбез эреп кенә.
Яшәрбез әле, үскәч тә,
Кадерен белеп кенә.
Йолдыз
Минем әбием
Әбием күзлек кия,
Чәчләренә чал кунган.
Бер көн дә соңга калмый,
Иртүк тора йокыдан.
Минем әби энемне
Бәй-бәй итә, пәп итә.
Ул йокыдан торганда,
Мәмие пешеп җитә.
Әбекәй, алтыным,
Минем иң якыным.
Яратам, яратам,
Яратам мин аны!
Галимҗан Латыйп
Әбиемне яратам
Мин үзем шәһәрдә яшим,
Авылга кайтам җәен.
Чөнки ул авылда яши
Яраткан әбекәем.
Мин, үскәч, әбием белән
Авылда торачакмын.
Әбием картаеп киткәч,
Ярдәмче булачакмын.
Гөлшат Зәйнашева
Әбием килгән
Өйгә кайтсам, өй балкыган —
Өйгә нур иңгән!
Ерак җирне якын итеп,
Әбием килгән!
Үзен ничек сагынганны
Белгән ул, белгән!
«Күрим әле улымны!» — дип,
Әбием килгән!
Фирая Зыятдинова
Авылча, бабайча ял…
Авылда торып китим,
Тазарып, ныгып китим,
Спорт яратам бит мин!
Алып кайттым шәһәрдән
Бадминтонны, теннисны,
Эспандерны, гантельне
Һәм ике потлы герне!Бабай боларны күрде,
Бабай кеткелдәп көлде:
— Үсәр бездә мускулың,
Булмас бер дә буш кулың…
Қуй боларны читкәрәк,
Менә сәнәк тә көрәк,
Менә балта да чалгы —
Без авылча, бабайча
Оештырырбыз ялны!
Шәүкәт Галиев