Онытылган йомыш
Люция Әблиев
Йомшаккай исемле куян баласының туган көненә әти-әнисе зур бүләк — заманча телефон бүләк иткән. Менә җәйге каникуллар башланган. Йомшаккай күп вакытын телефонда уеннар уйнап уздыра башлаган.
Беркөнне иртән әнисе аңа:
— Балам, зинһар, чишмәдән бер чиләк су алып кайт әле, чәй куярга кирәк, — дигән.
Йомшаккай:
— Әлбәттә, әни, хәзер үк алып кайтам! — дип, чиләген тотып йөгереп чыгып киткән.
Чишмә буена җиткәч, ул кесәсеннән телефонын чыгарган. «Бер генә уен уйныйм да, аннан су алып кайтам», — дип уйлаган ул. Әмма аны уеннар үзенә шундый тартып алган ди, хаттә әнисенең шалтыратуын да ишетмәгән. Шулай итеп, куян баласы вакытның ничек үткәнен дә сизми калган. Инде төш вакыты җиткән, ә ул һаман агач төбендә уйнап утыра ди.
Өйдә әнисе исә: «Балам нигә минем шылтыратуыма җавап бирми, нигә һаман кайтмый икән?» — дип, борчыла икән.
Кинәт Йомшаккайның телефоны сүнгән — зарядкасы беткән. Караса, кояш инде баеп бара ди.
— Мин бит су алырга дип килгән идем. Әнинең йомышын бөтенләй онытканмын! — дип, тиз генә чиләген су белән тутырган да, өенә йөгергән.
Аны өстәлдәге буш самавар белән кәефсез әнисе каршы алган. Йомшаккайның ояттан бите кызарган.
— Әни, гафу ит, — дигән ул, башын түбән иеп. — Телефондагы уеннарга алданып, синең йомышыңны истән чыгарганмын.
Әнисе аңа карап, сабыр гына болай дигән:
— Балам, телефон — ул кызыклы әйбер, ләкин ул чын тормышны, якыннарыңны һәм җаваплылыкны алыштыра алмый. Һәр нәрсәнең үз вакыты һәм чиге булырга тиеш.
Куян баласы үз хатасын аңлаган. Ул телефонны кирәк вакытта гына кулланырга, уеннарны буш вакытта уйнарга сүз биргән. Шул көннән башлап, Йомшаккай экранга түгел, ә тирә-юньдәге матурлыкка һәм якыннарына игътибарлы булып яши башлаган.