Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 марта 2024 14:46

Песнәк

Идриснең Песнәге бар. Койрыгы кап-кара, түшләре сары, яңаклары ап-ак, битен гел юып йөри ул.

Түбәтәен томшыгына ук төшереп кигән. Алар инде әллә кайчан дуслаштылар. Кар яуганчы ук. Идрисләрнең ян тәрәзә каршында сәрби агачы үсә. Ул хәзер ап-ак. Кыш бабай кар бөртекләрен җепкә тезгән дә шулар белән аның ботакларын чорнап куйган. Салкын тимәсен өчен инде. Бер ботак очында нәни генә ачык урын калган. Идриснең  дусты гел шунда куна. Әнисе белән әтисе эшкә киткәч, Идрис өйдә берүзе кала. Калса да курыкмый, янында дусты булгач, бер дә куркыныч түгел. Песнәк Идриснең тәрәзә янына килүен көтеп кенә тора. Шунда ук тәрәзә рамына килеп куна да, кара төймәдәй күзләрен ялтыратып, дустына карый. Теле юк шул аның, сөйләшә белми. Шуңа күрә бөтен әйтәсе сүзен күзләре белән генә аңлата. Идрис бик яхшы аңлый аны. «Хәерле көн, Идрис дус. Тордыңмы, чырык-чырык», — ди ул аңа. Идрис, форточканы ачып, икмәк валчыклары ыргыткач, тиз генә алар артыннан очып төшә. Кар өстеннән валчык чүпләгәндә, башын ияия, Идрискә рәхмәт әйтә. Аның рәхмәт әйтүен дә Идрис кенә аңлый. 

Роза Хафизова