Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
29 июля 2025 13:54

Равилә Мөбарәкшина шигырьләре

Балалар өчен

Әбекәем

Әбекәем йон эрли,

Үзе әкият сөйли.

Әби, әби, әбкәем,

Минем назлы гөлкәем,

Минем назлы гөлкәем!

Әбиемнең орчыгыннан

Тын гына моң агыла.

Әбиемнең йөзләрендә

Ай нурлары чагыла,

Ай нурлары чагыла!

Шифа куллы әбиемнең

Файдалы киңәшләре

Әбиемнең үзе кебек

Балкып тора эшләре,

Балкып тора эшләре! 

Батыр милиционер

Илем тыныч булсын диеп,

Җирем имин булсын диеп,

Сакта тора көне-төне

Батыр милиционер.

Тормышлар шаулап торсын диеп,

Җырлар гөрләп торсын диеп,

Үсеп җиткәч, әти кебек

Булам милиционер.

Илдә тәртип булган өчен

Яшәү рәхәт, күңелле соң!

Ходай сине саклый күрсен,

Батыр милиционер!