Ренат Харис шигырьләре
Нәниләр өчен шигырьләр
Лап-лап
Лап-лап, лап-лап,
аю килә атлап.
Бөтен төше тузан,
чәче-башы тузган.
Аюга ни булган?
Аюга ни булган?
Берни дә булмаган —
куян туп уйнаган,
тупка каты типкән,
туп очкан да киткән,
төшкән ул чокырга,
чокырда чытырман.
Аю тупны күргән,
алып менеп биргән.
Ботка
Газлы зәп-зәңгәр утта
әни пешерә ботка.
Юган ярмасы сары,
исеме була тары.
Ярманы суга салды,
суны кайнатып алды.
Сөт өстәде аннары,
тоз өстәде аннары,
май өстәде аннары,
һәм ботка булды тары.
Башмак кигәндә
Менә безнең уң башмак,
менә безнең сул башмак.
Уңын киябез башта,
аннан киябез сулын…
Уңын алдан кигәннең
уңа икән, ди, юлы.
Уң аяк безнең әзер.
Сулын киябез хәзер.
Үчти-үчти
Үчти-үчти үчтеки,
үсте китте кечтеки.
Үсте, үсте, зур булды,
таза һәм матур булды,
Акыллы, зирәк булды,
һәркемгә кирәк булды.