26 мая 2025 14:18
Сабан туена шигырьләр
Тиздән район-авылларда Сабан туйлары гөрлиячәк. Ә син бәйрәмдә сөйләргә шигырь әзерләдеңме әле?
Сабантуй
Чәчәккә күмелгәч тугайлар,
Июньнең иң матур көнендә
Болынның иң матур җиренә
Килегез Сабантуй күрергә!
Энҗе Мөэминова
Сабан туе батыры
Быел батыр кем дисәң,
Батыр калды Шәвәли.
Зур мәйданда берүзе
Басып калды Шәвәли!
Басып калды Шәвәли —
Екты ул барчасын да.
Батыр калды Шәвәли
Балалар бакчасында!
Шәүкәт Галиев
Сабантуй
Ник безгә дә көрәшмәскә,
Мәйдан тотмаска әле.
Көрәшик, әйдә, бергәләп,
Бүген бит яз бәйрәме.
Сабан туенда көрәшеп,
Бил бирмәскә өйрәник.
«Без һәрвакыт әзер!» – дигәч,
Җиңелмәскә өйрәник.
Куәтебез ташып тора,
Һәркемдә – ярсу йөрәк.
...Без беләбез: әтиләргә
Лаеклы алмаш кирәк!
Газинур Морат