Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 апреля 2024 10:14

Сания инде зур үсте...

(Өзек)

Сания әле бик кечкенә, ләкин аның дәү үсәсе килә. Әнисе аңа: «Син зур булдың инде, уенчыкларыңны ватма», – ди. Кая әле аңа зур булырга! Өстәл биеклеге дә юк ич, өстәл астыннан ул башын имичә дә үтеп чыга. «Кайчан дәү үсәрмен икән, кайчан өстәл өстендәге әйберләрне күрә алырмын икән?» – ди торгандыр инде ул. Кайчакта Сания әнисе белән күрше кибеткә керә. Кибеттән чыкканда, әнисенең сумкасы әйбер белән тулы була. «Әни, мин дәү үстем инде, сумканы үзем күтәрим, миңа бир!» – ди ул. Кая әле аңа сумка күтәрергә! Ул үзе дә сумка хәтле генә диярлек! Шулай да әнисе: «Әйдә, алайса, икәү күтәреп ба рыйк!» – ди. Сумканы икәү күтәрәләр. Билгеле инде, ул әле сумканы күтәреп бара алмый, тик әнисе күтәргән сумкага асылынып кына бара. Урамдагы кешеләр, моны күреп: – Ай-яй, нинди зур үскән бу кыз! Әнисенә ничек булыша! – дигән шикелле елмаеп калалар.                                                         

 Госман Бакир