Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 марта 2024 09:26

Шигырьләр

Сыерчыклар турында шигырьләр

Уңган сыерчык
Ак буяулы бер оя бар  
Бакчада зур агачта,  
Очып килә шул ояга  
Сыерчык, яз булгач та.
Шунда тора, шунда йоклый, 
Шунда бала үстерә, 
Матур итеп сузып сайрый, 
Басып оя өстенә.                                                                     
Хәй Вахит

Сыерчыклар килгәч 
Яз җиткәнен белгәннәр,
Сыерчыклар килгәннәр,
Ояларны күргәннәр,
Сайлап-сайлап йөргәннәр.
Мин ясаган ояны
Икесе бик яраткан.
Алмасын дип башкалар
Саклашалар чиратлап…
Сәлам биреп аларга
Ерактан ук сызгырам.
Сәлам биреп алар да
Шундый итеп сызгыра:
Хәтта миннән уздыра.
Дамир Гарифуллин

Минем кунагым
Зур бер бүләк алган сыман,
Чын күңелдән куандым:
Сыерчык килде, сыерчык,
Сагынып көткән кунагым.
Хәзерләнеп тордым күптән
Каршыларга дип аны.
Әнә ничек яраткан ул
Мин ясаган ояны.
Тирәсендә очып йөргәч,
Кереп эчен карады:
Яңа өен котлагандай,
Матур итеп сайрады.
Әнәс Кари

Сыерчыкның яңа көе
Җылы яклардан
Сыерчык килде.
Мин куйган яңа
Ояга керде.
Бик тә җентекләп
Тикшереп йөрде.
Шундый сөенде,
Ошаткач инде...
Оя кырында
Чыбыкка басып,
Үзе турында
Сөйләде ачык...
И туган илне
Сагындым, диде,
Аннан сайрады
Үзе чыгарган
«Сагыну» дигән
Яңа бер көйне...
Ямаш Игәнәй