18 октября 2025 16:39
Сөт елгасы
Я. Тайц
Безнең Маша ботка яратмый. Әнисе ботка пешереп китердеме, елый ук башлый: «Әйем, әйем, ашамыйм, ашамыйм», — ди. Беркөнне Машаның әнисе кашык алды да ботка эчендә елга ясады. Шул елгага сөт салды. Тәлинкә эчендә сөт елгасы ага башлады. — Йә, кызым, сөт елгасын ашап кара әле, — диде әнисе. Маша, куана-куана, сөт елгасын ашый башлады. Елганың ярын каба да сөт эчеп җибәрә, ярын каба да сөт эчеп җибәрә. Менә кызык! Караса, тәлинкәдәге ботканы ашап та бетергән ич! Канатларың булса...