Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 август 2026 15:10

ТАБЫШМАКЛАР

«Баш ватып» алабызмы?

Агач атлар
Кардан баралар.
Карда батмыйлар,
Матур эз салалар.
(Чаңгы)
Шома табанлы чана,
Атсыз да алга чаба —
Кулда булса таяклар,
Җитез булса аяклар.
(Чаңгы)
Кышын таудан шуабыз,
Җәен җыеп куябыз.
(Чана, чаңгы)
Йөртәләр аны һәрвакыт,
Каты-каты типкәләп,
Җан-фәрманга йөгерә ул,
Тормый бер дә үпкәләп.
(Футбол тубы)
Елгада су акканда
Эшсез без — ял итәбез.
Елга бозга әйләнгәч,
Без йөгереп китәбез.
(Тимераяклар)
Аяклары түгәрәк,
Куышалар, тәгәрәп.
Үзем утырам, үзем чабам
Теләсә кая табан.
(Велосипед)
Ике көпчәкле арба,
Атсыз да алга чаба.
(Велосипед)
Типтем — очты, биеп-биеп,
Суга төште, батмады.
Әни әйтә: «Шуны чөеп,
Тәрәзәне ватма!» — ди.
(Туп)