Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 октября 2025 10:45

Тәрбия сәгате

Табын әдәпләре

Әй угыл, ризыкны уң кулың белән аша. Авызыңны тутырып капма. Вак-вак чәйнәп аша, ашың сеңешлерәк булыр. Табынга ашны китергәч, шунда ук ашарга утыр, көттермә. Ашап бетергәч, өстәлдән ашны алмас борын торып китмә. Күп кеше килгән булып, бер генә кеше килеп җитмәгән булса, бер кеше өчен күп кешене көттермә.                                                             

Каюм Насыйри

Ашау әдәпләре

Ашарга утырган вакытыгызда, иң элек кулларыгызны юыгыз вә яхшы сөртегез. Үзегездән олы кешеләр булганда, өстәл янына алардан элек утырмагыз. 320Аш янында берни белән дә уйнамагыз. Аш янында борыныгызны тартмагыз, чөмереп ашамагыз. Ризыкны зур-зур алмагыз, ашыкмагыз, яхшы чәйнәгез, кул вә киемнәрегезне буямагыз, башкаларның ашавына карап тормагыз, күп ашарга гадәтләнмәгез, аштан күңелегез кайтканчы туктагыз. Бу нәрсәләрнең сәламәтлек өчен файдасы күп икәнлеген үзегез дә белерсез. Чәй янында каймак вә майлы ашлар булса, киемнәрегезгә тамызмагыз, кулларыгызны майламагыз, майлы кулларыгызны киемнәрегезгә сөртмәгез. Аштан соң кул вә авызларыгызны юыгыз, теш арасында бернәрсә калдырмагыз.                                                 

Ризаэддин Фәхреддин