Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 август 2026 15:17

Тавык, әтәч, чеби

Дустым, карале, бу – чеби. Аның әтисе – әтәч, ә әнисе – тавык.

 

Әтәч – бик матур һәм горур кош. Аның башында зур кызыл кикрик, тәпиләрендә очлы типкеләр. Шулай да әтәчнең иң төп бизәге – аның төрле төстәге каурыйлар белән бизәлгән матур койрыгы.

Әтәч – ишегалдындагы тәртипне булдыручы. Ул тавыкларны һәм чебиләрне башка кошлардан, ерткычлардан саклап-яклап тора. Ә тагын иртә торып, көчле тавышы белән таң ату турында хәбәр итә.

Тавыкның тышкы кыяфәте әтәчнеке кебек купшы түгел. Башындагы кикриге зур түгел, бик кечкенә. Тырнаклары очлы. Тавык – бик кайгыртучан әни. Ул 21 көн буе йомыркалар өстендә утыра, аларны әйләндереп, дымландырып тора. Чебиләр йомыркадан чыккач, аларны ерткычлардан саклый.

Бу кошлар ярмалар, яшел үсемлекләр, вак бөҗәкләр һәм суалчаннар белән туклана. Ашказаны яхшырак эшләсен өчен, ком һәм вак таш та ашый.

Күпләр бу кошларны бик үк акыллы дип санамый. Ә чынлыкта бу бер дә алай түгел. Тавыкның хәтере бик яхшы. Ул 100гә якын кеше һәм хайванны исендә калдырырга мөмкин. Тавыклар хуҗаларын, аларның гаиләсен һәм йорт хайваннарын истә калдыра һәм танып ала икән.  

Без, кешеләр, бу дөньяны бик матур һәм күп төсле итеп күрәбез. Ә менә тавыклар төсләрне аеруда кешеләрне дә уздыра! Кеше күзе барлыгы 1 миллион төсне аерса, тавыклар 100 миллион төс күрергә сәләтле.

Ә тагын бу кошлар бер күзләре ачык булган килеш йоклый ала. Бу аларга ерткычлардан саклану өчен кирәк.

Әтәчләр һәм тавыклар ерак араларга очмый, ә менә агачка яисә капка башына куна ала.

Әлеге кошлар кешеләргә караганда да яхшырак ишетә һәм, картайсалар да, бу сәләтләрен югалтмый. Дөньяда 25 миллиард тавык бар. Алар кешеләргә караганда 4 тапкыр күбрәк.