Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
08 января 2024 14:22

Транспорт

Велосипед, машина, автобус, троллейбус, поезд, көймә, очкыч... Боларның барысын да без бер сүз белән транспорт дип атыйбыз.

 

Велосипед, машина, автобус, троллейбус, поезд, көймә, очкыч... Боларның барысын да без бер сүз белән транспорт дип атыйбыз. Кайдан хәрәкәт итүенә карап, транспорт берничә төргә бүленә. Велосипед, мотоцикл, машина, автобус, троллейбус, трамвай һәм поезд җир өстеннән йөри. Алар – җир өсте транспорты. Метро безне җир астыннан йөртә. Ул – җир асты транспорты. Диңгез-елгаларда көймәләр, катерлар, теплоходлар һәм кораблар йөзеп йөри. Алар – су транспорты. Һавада очкычлар, вертолётлар оча. Без аларны һава транспорты дип атыйбыз. Хәтта ерак космоска оча торган ракеталар, космик кораблар да бар. Алар – космик транспорт.

Транспорт безнең тормышыбызны уңайлырак итә. Машина, автобус, троллейбус, поезд, очкычка утырып, без төрле җирләргә барабыз. Транспортка утырган кеше – пассажир, ә пассажирларны йөртүче машиналар – пассажир транспорты дип атала. Йөк машинасы безгә авыр-авыр йөкләрне бер урыннан икенче урынга ташырга булыша. Ул – йөк транспорты. Күтәрү краны һәм экскаватор биек-биек биналар төзегәндә кулланыла. Без аларны төзелеш транспорты дип атыйбыз. Трактор язын җир сөрә. Комбайн көзен игеннәрне урып җыя. Бу машиналар авыл хуҗалыгы транспорты дип атала.  

Әле тагын махсус транспорт та бар. Ашыгыч ярдәм машинасы кешеләргә тиз арада медицина ярдәме күрсәтүче табибларны йөртә. Янгын чыкса, янгын сүндерү машинасы ярдәмгә килә. Полиция машинасы безне явызлардан яклый, илебезнең иминлеген саклый.

Дустым, ә син беләсеңме, көпчәкләр һәм тәгәрмәчләр уйлап табылганчы, кешеләр хайваннарга атланып йөргән. Кайбер илләрдә әле бүген дә шундый үзенчәлекле транспорт чараларын очратырга мөмкин. Мин моны беләм, минем үземнең дә атка атланып йөргәнем бар дисеңме? Ә менә Иорданиядә ишәккә утырып сәяхәт итәргә мөмкин. Көньяк Африкада тәвә кошына атланып йөрү – гадәти хәл. Мисыр чүлләрен үткәндә, озын аяклы һәм эссегә чыдам дөя – иң яхшысы! Һиндстанда зур һәм көчле филгә, Финляндиядә – боланнар, ә Камчаткада этләр җигелгән чанага утырып йөриләр.