Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 август 2026 16:11

Тылсымлы җәйге яңгыр һәм тугры дуслар.

Зөлфия Йосыфалиева

Урман уртасындагы яшел аланлыкта Йомшак исемле аю баласы яшәгән. Ул  бик кызыксынучан булса да,  аның бер начар гадәте булган: нинди генә эшкә тотынса да, аны ярты юлда калдыра торган булган. Урман җиләге җыярга дип кәрзин алса, яртысын җыюга күбәләк куып китә, әнисенә өй җыештырырга булыша башласа, себеркене идән уртасында калдырып, туп уйнарга йөгерә иде. Әнисе аңа гел: «Улым, башлаган эшне ахырына җиткерү — иң зур уңышның ачкычы ул», — дип кабатласа да, Йомшак моңа артык игътибар бирмәде.

Җәйге кояшлы көнне Йомшакның зур нәкыш ясыйсы килде. Ул өстәлгә ифрат та зур ак кәгазь җәйде, төсле буяуларын, пумалаларын тезеп куйды.
— Мин бүген дөньядагы иң матур Салават күперен ясаячакмын! — дип хыялланды ул.

Ул зур илһам белән эшкә кереште. Башта кәгазьгә кызыл сызык сузды, аннары кызыл җылылык бирүче кызгылт сары һәм якты кояш төсендәге сары сызыкларны ясады. Эш шактый яхшы бара иде, ләкин Йомшакның тиз арада түземлеге бетте. Пумаласын ярты юлда калдырып:
— Уф, арыдым... Калган өлешен иртәгә ясармын, әле кояш батмаган, барып дустым тиен баласы Асылбикә белән куышлы уйныйм, — дип дөбер-шатыр аланга йөгереп чыгып та китте.

Алар шаярып уйнап  йөргәндә, кинәт күк йөзен кара болытлар каплап алды. Җил чыкты, яфраклар шаулады һәм җылы җәйге яңгыр коя башлады. Йомшак белән Асылбикә зур имән агачы астына качып өлгерделәр. Биредә алар коры иде, тик менә аю баласы өстәлдә калдырган кәгазь турында бөтенләй оныткан иде! Яңгыр тамчылары аның тәмамланмаган рәсемен юешләтә башлады.

Нәкъ шул мизгелдә, яңгыр тамчылары аша алан уртасына чын, күктән төшкән Салават күпере килеп басты! Ләкин ул гаҗәеп дәрәҗәдә сәер күренә иде: аның өске өч төсе (кызыл, кызгылт сары, сары) җемелдәп торса да, аскы ягы бөтенләй төссез, аксыл-соры иде. Ул бик моңсу уфтанды һәм елап җибәрде:
— Ай-һай, минем калган төсләрем кая югалды икән? Күк йөзендә чын могҗиза булып балкыр өчен миңа яшел үләннең, зәңгәр күкнең һәм шәмәхә чәчәкләрнең төсе җитми... Калган төсләрне кемдер ясарга тиеш иде бит...

Моны ишеткән Йомшакның йөрәге кысылып куйды. Ул куркуыннан һәм оялуыннан колакларына кадәр кызарды. Бу турыда тиен баласы да аңлап алды:
— Йомшак, бу бит синең ялкаулыгың нәтиҗәсе! Син рәсемеңне тәмамламагансың, ә Тылсымлы дөньяда һәр баланың тәмамланмаган эше менә шулай табигатькә тәэсир итә! — дип шелтәләде аны дусты.

Аю баласы үзенең зур хатасын аңлады. Җирдәге һәр эшнең үз максаты һәм зур җаваплылыгы бар икәнен ул беренче тапкыр йөрәге белән тойды.
— Елама, Салават күпере! Мин хәзер барысын да төзәтәм ! Дустым Асылбикә, зинһар, миңа булыш! — дип кычкырды ул.

Алар икәүләп яңгыр астына йөгереп чыктылар. Кәгазь бит агып бетмәгән иде, ләкин су тиеп шактый йомшарган иде. Салават күперен коткарырга кирәк! Йомшак каушап калмады, ул кулына тиз генә пумаласын алды.


Яшел буяуга манып, ул тирә-юньдәге яшь үләннәрне, каен яфракларын зур тырышлык белән ясады. Асылбикә аңа зәңгәр буяу салынган савытны китерде. Аю баласы тиз-тиз зәңгәр күлне, чиста күк йөзен сызды. Иң соңыннан, шәмәхә буяу белән урман читендә үсүче назлы кыңгырау чәчәкләрен ясап бетерде.

Аның кулы кечкенә булса да, җаваплылык хисе бик зур иде. Аңа яңгыр тамчылары да, җил дә комачаулый алмады. Ул үз-үзенә сүз бирде: беркайчан да, бернинди эшне дә алдан калдырмаячак! Иң соңгы сызыкны ясап, пумаласын читкә куюга, аланлыкта могҗиза туды!

Баланың чын күңелдән тырышуы һәм иҗат җылылыгы чиксез тылсымга әйләнде. Нәкъ шул секундта яңгыр туктады, болытлар таралды һәм күк йөзендә дөньядагы иң якты, иң зур һәм җиде төсле чын Салават күпере балкып калыкты ! Ул үзенең тылсымлы нурлары белән бөтен урманны, хайваннарны җылытты. Күктән Йомшакка карап:
— Рәхмәт сиңа, кечкенә дустым ! Син үз сүзеңдә тордың һәм мине коткардың ! — дип тавыш бирде.

Шул көннән бирле аю баласы Йомшакны урман аланлыгында беркем ялкау димәде. Чөнки ул теләсә нинди эшне һәрвакыт ахырына җиткереп башкара башлады. Һәм ул яхшы белде: һәр тәмамланган эш — дөньяны матурлаучы кечкенә бер могҗиза ул!