Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 января 2024 12:43

Хәрәкәтле уеннар

Бергәләп уйныйбызмы?!

Мин качам, син тот

Уйнаучылар кулга-кул тотынышып, парлап басалар. Алда, аларга каршы, уенны алып баручы баса. Балалар, бергәләп:

Без, балалар, яратабыз качыш-тотыш уйнарга. Әйдә, безне тотып кара, көчең җитсә тотарга, — дип әйтүгә, беренче булып басып торган пар кулларын ычкындыра, һәм икесе ике якка йөгереп китә. Уенны алып баручы аларның берсен тотарга тиеш. Тотылган кеше уенны алып баручы була.

 

 

Ачкычлар

Мәйданчыкта (яисә идәндә) түгәрәкләр сызыла. Уйнаучылар шул түгәрәкләргә кереп басалар. Арадан берсе уенны алып баручы була. Ул уенчыларның берәрсе янына килеп сорый:

«Ачкыч кайда?» Тегесе җавап бирә: «Алсудан сора, ул әйтер сиңа». Алар сөйләшкән арада, калган балалар бер-берсе белән урыннарын алыштыралар (бер түгәрәктән икенче түгәрәккә күчәләр). Алып баручы да тиз генә берәр буш түгәрәк эченә кереп өлгерергә тырыша. Түгәрәксез калган бала уенны алып баручы була. Уен шулай дәвам итә.