Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 мая 2025 13:33

Хуш, сөекле бакчабыз!

Әминә Бикчәнтәева шигыре

Хуш, сөекле бакчабыз,

Сау булыгыз, апалар!

Кала курчакларыбыз,

Безне көтә парталар.

Мәктәпләр дә матурлана,

Нурлар сибеп таң аткач,

Бик күңелле була икән,

Китапларны яраткач.

Мәктәпләрне бәйрәмнәрдә

Гөлләр белән бизәрбез,

Түгәрәктә әйләнербез,

Илгә рәхмәт диярбез.