Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 июня 2025 10:57

Зебра

Дуслар, безнең юлларда чыннан да зебраны очратырга мөмкин. Юк, сүзебез Африкада яшәүче аклы-каралы хайван турында түгел, ә ак сызыклар белән билгеләнгән җәяүлеләр кичүе хакында.

Йөрү өлешендәге әлеге тамга 1951 елда Англиянең Слоу шәһәрендә барлыкка килә. Аннары бу фикерне алман галимнәре дә күтәреп ала. Алар аклы-каралы әлеге тамганың кеше күзенә ерактан күренеп торуына игътибар итәләр. Тиздән Германия урамнарында зебра дип аталган махсус җәяүлеләр кичүе барлыкка килә. Бу гади тамга юл хәрәкәтен шулкадәр гадиләштереп җибәрә ки, инде берничә елдан ул бөтен дөньяга тарала.

Безнең юлларда аклы-каралы зебра белән беррәттән, ак һәм сары төсләрдән торган юл тамгасын да очратырга мөмкин. Зебра янында еш кына светофор куела. Светофорда яшел ут януга, җәүлегә сулга һәм уңга карарга һәм юл аркылы чыгарга ярый. Зебра янында светофор булмаса, шулай ук игътибар белән сулга һәм уңга карарга кирәк. Якынлашып килүче машинаны күрмәсе, сак кына юл аркылы чыгарга мөмкин. Ә менә машина йөртүчеләр, үз чиратларында, светофорсыз зебра янында туктап, җәяүлеләргә юл бирергә тиеш.

Ә светофор да, зебра да булмаса, нишләргә соң? Юл аркылы ничек чыгарга? Бу очракта җәүлеләрнең җир асты яисә  җир өсте кичүен эзләп карарга кирәк. Җәяүлеләрнең җир асты кичүе сине тыныч һәм куркынычсыз итеп җир астыннан үткәрер. Җир өсте кичүе озын һәм киң күпергә охшаган. Ул да юл аша чыгу өчен менә дигән!