Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 декабря 2020 07:51

Яңа ел шигырьләре

Әхмәт ЕРИКӘЙ Беренче кар Йомшак кына кар яуды, Бөтен җирне каплады. Ап-ак булды болыннар, Ап-ак булды киң кырлар.     Габдулла ТУКАЙ Бу кайчак, туган? Һәр җир карланган, Сулар бозланган; Уйный җил-буран, – Бу кайчак, туган?     Гөлшат ЗӘЙНАШЕВА Кыш килде Ап-ак тун киеп, кыш килде, Яфрак-яфрак кар ява....

Әхмәт ЕРИКӘЙ

Беренче кар

Йомшак кына кар яуды,

Бөтен җирне каплады.

Ап-ак булды болыннар,

Ап-ак булды киң кырлар.

 

 

Габдулла ТУКАЙ

Бу кайчак, туган?

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җил-буран, –

Бу кайчак, туган?

 

 

Гөлшат ЗӘЙНАШЕВА

Кыш килде

Ап-ак тун киеп, кыш килде,

Яфрак-яфрак кар ява.

Без дә кидек җылы туннар,

Куркытмый салкын һава.

Чормадан сикереп төште

Чаңгылар һәм чаналар.

Ак мамыктай ап-ак кышны

Сагынып көткән алар.

Сөенәбез, шатланабыз,

Күңелле үтә кышлар.

Чаңгы, чана, тимераяк –

Безнең иң якын дуслар.

 

 

Мәрзия ФӘЙЗУЛЛИНА

Кыш бабай

Җилкәсенә капчык асып,

Кыш бабай килеп керде.

Төрле кызык сүзләр әйтеп,

Бүләк өләшеп йөрде.

Аннан Кыш бабай, тыпырдап,

Бик шәп бии башлады.

Биемәскә, аягында —

Безнең апа башмагы.

 

 

Әхмәт РӘШИТ

Кыш бабай

Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай;

Бүләкләр алып килгән,

Бүреген кыңгыр кигән.

Сакал-мыек ап-актан,

Килгән безгә ерактан.

Әйлән-бәйлән уйната,

Биетә һәм җырлата.

 

 

 

 

Җәвад ТӘРҖЕМАНОВ

Кыш

Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә,

Ак сакаллы Кыш бабай

Кар алып килгән безгә.

Әйдәгез, тауга барыйк,

Чанада шуып калыйк.

Бер тузан юк, саф һава,

Җиргә ап-ак кар ява.

 

Нур ГАЙСИН

Бер яшькә үстем

Көн салкын, тышта

Уйный кар-буран,

Ак төскә керде –

Бизәлде урам.

Ямьле Кыш бабай,

Килдең син безгә,

Кунак булырсың,

Кер өебезгә.

Тагын ямьлерәк

Итәргә илне,

Иске ел үтеп,

Яңа ел килде.

Кыш бабай, мине

Бүген син макта,

Бер яшькә үстем,

Син килгән чакта.