Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 ноября 2023 14:58

Әниләргә

Шигырьләр

Әниләр бәйрәмендә

 

Әй ачу чыкты абыйга

Шундый иртә торган ул.

Мин торганчы, бөтен эшне

Бетергән дә куйган ул.

Утыннар да кисеп керткән,

Ишегалдын көрәгән.

Аның күпме эшләгәнен

Әнием дә күрмәгән.

Әнием мактый абыйны:

  Әй уңган улым, син, ди.

Бөтен эшкә өлгергәнсең,

Минем уң кулым син, ди

Ә абыем рәхәтләнеп

Көлеп тора бер читтә.

Көл, әйдә, көл, синнән әле

Үч алырмын ничек тә.

Әниләр бәйрәме тагын

Килеп җитәр бер елдан.

Шулчакта күрерсез менә

Кем өлгер дә, кем уңган.

 Фәнис Яруллин

 

Иң матур җыр

 

Күгәрченнәр гөрләшәләр

Якты кояш нурында.

Алар җырлый иң матур җыр

Минем әни турында.

Нинди булган, нинди уңган

Ул һәр эштә, һәркайда!

Йомшак сүзе, күркәм үзе,

Нурлы йөзе елмая.

Күрәсезме букет итеп

Алсу нурлар бәйләмен.

Кояш котлый март аенда

Минем әни бәйрәмен.

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерлем әнием.

Яхшылыкта, матурлыкта

Үрнәк миңа әнием

 Җәвад Тәрҗеманов