Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 декабря 2023 11:00

ИБРАҺИМ БИЕКТАУЛЫ шигырьләре

Язучыларыбыз иҗаты

СӨТ

   (шәһәр  малае  сүзе)

 

Мин  авылга  еш кайтам,

Сөт эчәргә яратам...

 

Дәү әти, дәү әниләр

мине бик тә жәллиләр,

үсмәгәнсең бит, диләр,

Бозау сөт эчә, диләр,

Шуңа тиз үсә, диләр.

 

Авылда – күп  туганнар.

Һәркайсында  сыер бар...

Дәү әни дөрес әйтә:

«Сыерлының  сые бар!».

 

Мин  авылга еш  кайтам.

Сөт эчәргә яратам.

Бозау кебек сөт эчәм.

Инде мин дә тиз үсәм.

 

УСАЛ   ТӘКӘ

 

Иртүк  абзарга керәм,

малларга азык бирәм.

Бозауны, бәтиләрне

сөеп-назлап  үстерәм...

 

Бозау  мине ярата.

Аңа кулны  ялатам.

Суза миңа ул башын,

ә мин муенын кашыйм.

 

Бәтиләр  белән уйныйм,

чая тәкәне сайлыйм.

Шаян тәкә тиз аңлый –

«Тренер»ын  абайлый.

 

Минем арттан гел калмый,

Тез астымны чамалый…

Шул арада сөзде дә!

Калдым, хәтта, сизми дә!

 

      КҮКТӘ – АТЛАР

 

Чирәмдә ятам  чалкан,

Карыйм күккә-еракка.

Агып бара болытлар –

Гүя канатлы атлар...

                                      

-И, малкайлар, и атлар,

Сез болында идегез,

Анда утлап  йөрдегез,

Күккә ничек мендегез?

 

-Калмаган җирдә үлән

Безгә – эш атларына,

Хәзер күктә очабыз –

Хыял канатларында.         

 

Яңгырга сусап яткан

Болыннарны табарбыз.

Үлән тиз үссен өчен,

Яңгыр булып яварбыз.